Сделай Сам Свою Работу на 5

йокыдан уяну гимнастикасы





Комплекслы-тематик план

ай гимнастика
сентябрь «Уяну» Йокы качты тәрәзәдән, йөгерде юллардан, Ә без синен белән уяндык, уяндык та елмайдык (киерелү) Башта күзләрнен берсен ачтык, аннары икенчесен, Кулларны күтәреп төшердек, велосипед әйләндердек. Уӊга-сулга борылдык, аннары сикереп тордык.
октябрь «Хәерле иртә» Хәерле иртә, күзләр. Сез уяндыгызмы?(күзләргә массаж. Бармаклар белән бинокль ясап, як-якка карыйлар) Хәерле иртә, колаклар. Сез уяндыгызмы?(колакларга массаж. Учны колакларга куялар (“Чебурашка”), як-якны тыңлыйлар) Хәерле иртә, куллар. Сез уяндыгызмы?(кулларның башта берсенә, аннан икенчесенә массаж. “Пропеллер” күнегүе) Хәерле иртә, аяклар. Сез уяндыгызмы?( аякларның башта берсенә, аннан икенчесенә массаж. “Велосипед” күнегүе) Хәерле иртә, кояш. Мин уяндым!( кулларны сузып киерелү)
ноябрь Әйдәгез, бергәләп, басабыз, Кулларны ян – якка сузабыз. Аннары бөгеләбез,бергәләп тураябыз. Кулларны күтәрәбез, Кояшка сәләм юллыйбыз. Кулларны качырабыз, Аннары аларны бергәләп эзлибез. Уңга карыйк, Сулга борылыйк. Утырабыз, торабыз. Үкчәгә дә басыбыз, Аяк очларына басып, Кояшка үреләбез.
декабрь «Без шулай итәбез» Без йоклап тордык, бераз уйнарга булдык. Башны иябез алга, уңга, сулга борабыз, Аннан карап торабыз. Иң өсләрен сикертәбез, кулларны биетәбез. Бер алга, бер артка сузып, Күңелле ял итәбез. Аннары без чүгәлибез, тезләрне кочаклыйбыз. Башны алга яшереп, без ападан качабыз.
январь «Пескәй » 1. “Пескәй уяна”. Ятып, бергә уң аякны һәм сул кулны күтәрәләр, төшерәләр. Аннан сул аякны һәм уң кулны күтәрәләр, төшерәләр. Аннан 2 кулны һәм 2 аякны бергә күтәрәләр, төшерәләр. 4-5 тапкыр кабатларга. 2. «Пескәй сөенә». Үрмәләү позасына керергә. Башны күтәрергә, умыртка сөяген бөгәргә. Тирән сулыш алырга. 4-5 тапкыр кабатларга. 3.«Пескәй ачулана». Үрмәләү позасына керергә. Иякне күкрәккә тидерергә, арканы бөгәргә. Тирән сулыш алырга. 4-5 тапкыр кабатларга. 4. “Пескәй сузыла” Сузылу күнегүе. 5. “Пескәй сикерә” Сикерү.
февраль “Чәчәк” Чәчәк йоклый, Чәчәк уяна. (киерелү күнегүләре) Иртәнге кояшка Ул бик куана. (урында сикерү) Кояшка сузыла (аяк очларына басып, сузылалар) Кояшка үрелә (аяк очларына басып, сузылалар) Күбәләк дустына (кулларны канатлар каккан кебек җилпиләр) Сәлам өләшә (сәлам бирәләр)
март Без уяндык, (киерелү күнегүләре) Күзләрне ачтык, (күзләрен ачалар) Аякларны суздык (аякларын сузып, селкетәләр) Аларны да уяттык! Ян –якка борылып (басып, ян –якка борылалар) Кояшка без карадык. (аяк очларына басып, сузылалар) Якты көнгә сокланып, Матур итеп елмайдык. (ян – якка борылып, елмаялар) Сикереп тә алдык (сикерү күнегүләре) Йөгердек тә (урында йөгерү) Хәзер инде без Уйнарга бергә әзер! (үз-үзеңне кочу)
апрель Аякларың тыпырдат (аякларны тыпырдаталар) Кулларыңны чәбәклә.(кулларны чәбәклиләр) Бер монда, бер монда, Кыен эш түгел бер дә. (ян-якка борылып кулларны чәбәклиләр) Башың аска иеп ал, (башларын бер иеп, бер күтәрәләр) Кулларыңны болгап ал. (йөзү күнегүләре) Бер монда, бер монда, Кулларыңны болгап ал.(ян- якка борылып, йөзү күнегүләре эшлиләр) Бу дустың белән күреш, (уңга борылып, сәләм юллыйлар, елмаялар) Бу дустың белән күреш.(сулга борылып, сәләм юллыйлар, елмаялар) Йә иптәш, йә, әйлән, (урында сикереп, әйләнәләр) Бик кыен түгел бу эш.
май Нәниләр бара тигез юл буйлап. (урында атлыйлар) Тигез юл буйлап, ашыкмый атлап. (урында атлыйлар) Зур-зур ташларны Сикереп үтәләр. (урында сикерәләр) Уңга да баралар, сулга да баралар, (уңга – сулга борылу күнегүләре) Су аша йөзеп, (йөзү күнегүләре) ярга чыгалар. (сулыш алу күнегәләре)

 







 

«Физик культура» белем бирү өлкәсе

«Физик культура» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларда физик культура шөгыльләренә кызыксыну һәмаңлы караш, гар­монияле физик үсеш формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәмбелем бирү бурычларын билгели.

Татар халык уеннары белән таныштыру. Таныш уеннар­ны мөстәкыйль оештыруны, ярыш элементлары кергән уен­нарда катнашуларын хуплау. Уен кагыйдәләрен үти белү күнекмәләрен үстерү. Яшьтәшләре белән уйнаганда, гадел көндәшлек культурасы тәрбияләү.

Хәрәкәтле уеннарда җитезлек, тизлек, сыгылмалылык, чы­дамлылык кебек сыйфатларны үстерү.

Саф һавада хәрәкәтле уеннар

Хәрәкәтле уеннар балаларның физик үсешенә булыша, сәламәтлекләрен ныгыта, хәрәкәт координациясен яхшырта. Әлеге уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Бу уеннарны уйнаганда билгеле бер кагыйдәләрнең үтәлү мәҗбүрилеге балаларны тәртипкә, үз эш гамәлләр, хәрәкәтләрен барларга өйрәтә. Уенның шартларын истә калдыру аша балаларда күзәтүчәнлек тәрбияләнә, истә калдыру сәләте, хәтер эшчәнлеге яхшыра. Уен бапрышанда балалар бергәләп уйнау, хәрәкәт итү, ситуацияне хәл итү кебек күнекмәләргә өйрәнәләр, башка балалар арасында үзеңне тоту, гомуми кагыйдәләргә буйсыну кебек тәртип кагыйдәләрен үзләштерәләр.

Комплекслы-тематик план

Ай Атна Тема Бурычлар
сентябрь I «Аю өне янында» «Бүреһәмкуяннар» «Чыпчыклар һәм мәче» Сикерү күнекмәләрен үстерү, сыгынучанлыкны, җитезлекне булдыру, сиганал буенча хәрәкәтләрне төгәл башкарырга өйрәтү.
II «Светофор һәм автомобиль» «Козгын һәм чебиле тавык» Бирелгән темп белән хәрәкәтләнергә өйрәтүне дәвам итү. Юлдагы куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту.
«Трамвай» «Коткаручы таяк» Игътибарлыкларын тупларга күнектерү, түземлек тәрбияләү, уен кагыйдәсен үтәргә өйрәтү.
III «Җитез бул» “Көтүче һәм көтү” Йөгерү тизлеген үстерү,сигнал буенча хәрәкәт итү,шигырь сүзләренә туры китереп уйнау, күзәтүчәнлекне үстерү.
IV «Песи һәм тычканнар», Пространствода ориентлашу, бәрелми – төртелми уйнауны булдыру.
“Очкычлар” Төрле юнәлештә йөгерү күнекмәләрен системалаштыру, дус –тату уйнауны булдыру.
Октябрь I “Ябалак” “Куыш уены” Игътибарлылык, кыюлык, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләү, шигырь сүзләренә туры китереп уйнау.
“Төсле автомобильләр” Юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту, төсләр турында белемнәрен камилләштерү, сиганал буенча хәрәкәтләнүне булдыру
II «Кыршау эченә ыргыт» Дус – тату уйнауны булдыру, туп ыгргыту, төгәллек сыйфатлары тәрбияләү
“Инеш аша сикереп чык” Урыннан 2 аякта ераклыкка сикерү күнекмәләрен камилләштерү, кыюлык тәрбияләү
III «Бау аша сикер», «Куянкай» Сикерү күнекмәләрен камилләштерү, уен барышында иптәше белән хәрәкәтләрне яраклаштырып башкару күнекмәсен үстерү.
“Машиналар һәм җәяүлеләр” Юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, тирә-якта ориентлашу күнекмәсен үстерү,игъбарлылык тәрбияләү
IV «Почмак алыш» «Әби, уян!» Игъбарлылык тәрбияләү, тырышлык, максатчанлык кебек яхшы сыйфатларны үстерү, физик активлыгын камилләштерү.
“Аю-бүре” “Атлар һәм колынннар ” Йөгереклек һәм җитезлек сәләтен үстерү,сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясау.
ноябрь I “Казлар - аккошлар” “Ялкау мәче” Игътибарлыкларын, хәтерен, кузаллауларын үстерү, рольләрне бүлешкәннән соң дөрес башкаруны булдыру, пространствода бәрелешмичә төрле юнәлештә йөгерү күнекмәләрен камилләштерү.
“Сиздермичә йөгереп үт” Сизгерлек булдыру, дус –тату унарга өйрәтүне дәвам итү.
II «Төлке һәм тавыклар», Җитезлек, өлгерлек тәрбияләү, тиз йөгерү, сикереп менү күнекмәләрен бирү.
“Үз төсеңне тап” “Туп кайда” Хәтерне, җитезлекне үстерү,балаларны иптәшләренә карата кайгыртучан, игътибарлы, ярдәмчел булырга өйрәтүне дәвам итү, кешелеклелек хисләре тәрбияләү.
III «Мин качам, син тот», “Күбәләк тоту” Коллективта бергә уйнау теләге уяту, пространствода ориентлашу булдыру,сигналларга игътибар итү, ишетү сәләтен үстерү.
«Светофор һәм автомобиль» Бирелгән темп белән хәрәкәтләнергә өйрәтүне дәвам итү. Юлдагы куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту.
IV «Аучылар һәм куяннар» Тупны ыргытырга,дус һәм тату уйнарга өйрәтү, җитезлекне үстерү.
“Әбәкле” “Гөр-гөр” Игътибарлыкларын, хәтерен, кузаллауларын үстерү, рольләрне бүлешкәннән соң дөрес башкаруны булдыру, пространствода бәрелешмичә төрле юнәлештә йөгерү күнекмәләрен камилләштерү.
декабрь I “Песи һәм кошчыклар” Хәрәкәт координациясен, җитезлекнее үстерү, уен белән кызыксындыру булдыру.
«Кемдә йөзек?» Халык уеннарына карата кызыксыну уяту, хәрәкәт активлыгын үстерү.
II “Кем беренче?” “Почмак алышу” Йөгерү тизлеген үстерү, максатка ирешүчәнлек кебек яхшы сыйфатлар тәрбияләү.
“Машиналар һәм җәяүлеләр” Юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, тирә-якта ориентлашу күнекмәсен үстерү,игъбарлылык тәрбияләү
III «Куяннар һәм төлке» “Нәрсә оча” Сабырлык, җитезлек, хәрәкәт активлыгы тәрбияләү, пространствода оринтлашу булдыру, рольләрне бүлешеп уйнау күнекмәләрен үстерү.
“Кегляны аудар” “Чүлмәк вату” Төзлекне, тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсүләренә этәргеч бирү.
IV «Балалар һәм әтәч» Җитезлекләрен үстерү, бер –бер артлы йөгерү күнекмәләрен булдыру.
“Тавык кетәклегендә төлке” Җитезлек, өлгерлек тәрбияләү, тиз йөгерү, сикереп менү күнекмәләрен бирү.
январь I “Миңлебай” Яшьтәшләре белән зур булмаган төркемнәрдә, үзләре белеп, татар халык уеннарын оештыруда мөстәкыйльлекләрен үстерү, уен кагыйдәсен үтәүне булдыру.
“Аксак төлке” Бер аякта сикерү кәнекмәләрен үстерү, җитезлек тәрбияләүне дәвам итү.
II “Энә һәм җеп” Җитезлек, өлгерлек тәрбияләү, бер-бер артлы йөгерү күнекмәләрен үстерү.
“Бүре һәм сакрыклар” Түгәрәккә басарга, күмәк уйнарга, хәрәкәтләрне дөрес итеп башкарырга күнектерүне дәвам итү.
III “Оядагы кошлар” Сизгерлек, сигнал буенча хәрәкәт итү күнекмәләрен тәрбияләү.
“Үз парыңны тап” Төрле юнәлештә йөгереп, сигнал булгач, үз парыңны табу күнекмәләрен үстерү, дус – тату уйнауны булдыруны дәвам итү.
IV “Чүлмәк сатам” Яшьтәшләре белән зур булмаган төркемнәрдә, үзләре белеп, татар халык уеннарын оештыруда мөстәкыйльлекләрен үстерү, уен кагыйдәсен үтәүне булдыру.
“Тизрәк түгәрәккә кер” Музыканы игътибар белән тыңлау күнекмәләре булдыру, музыкка туктагач тәгәрәк эченә кереп басарга өйрәтү, җитезлек, хәрәкәт активлыгын формалаштыру.
февраль I “Машиналар һәм җәяүлеләр” Юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, тирә-якта ориентлашу күнекмәсен үстерү,игъбарлылык тәрбияләү.
“Кегляны аудар” Төзлекне, тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсүләренә этәргеч бирү.
II “Төлке килә” Сигнал буенча хәрәкәтләнү күнекмәләрен камилләштерү, сизгерлекләрен үстерү.
«Ак, димә, кара, димә» Яшьтәшләре белән зур булмаган төркемнәрдә, үзләре белеп, татар халык уеннарын оештыруда мөстәкыйльлекләрен үстерү, уен кагыйдәсен үтәүне булдыру.
III “Чаналар белән ярыш” Җитезлекне, тизлекне булдыруны дәвам итү, дус –тату уйнау теләкләре тудыру.
“Соры бүре” Күмәк уенда катнашасы килү теләге уяту, сак атлап йөрүче бүре образын хәрәкәтләр аша чагылдырырга омтылыш тудыру.
IV “Кошлар очалар” Хәрәкәт тизлеген үстерүне дәвам итү, төрле юнәлештә очу күнегүләрен башкарып йөгерү, сигналларга игътибар итүне булдыру.
«Парлы эстафета» Йөгерү тизлеген үстерүне дәвам итү, бер – бер артлы сигнал буенча йөгерү күнекмәләрен камилләштерү.
март I «Тупны ыргыт» Төзлекне, тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсүләренә этәргеч бирү.
“Тизрәк түгәрәккә кер” Музыканы игътибар белән тыңлау күнекмәләре булдыру, музыкка туктагач тәгәрәк эченә кереп басарга өйрәтү, җитезлек, хәрәкәт активлыгын формалаштыру.
II “Инеш аша сикереп чык” Урыннан 2 аякта ераклыкка сикерү күнекмәләрен камилләштерү, кыюлык тәрбияләү.
“Үрдәк атыш”   Тупны тотарга, туптан качарга өйрәтүне дәвам итү, төз атуны булдыру, балаларның хәрәкәтчәнлекләрен, җитезлекләрен үстерү.
III «Кармак» Сикерү күнекмәләрен үстерү, сыгынучанлык, чыдамлылык булдыру, бирелгән темп белән хәрәкәтләнергә өйрәтүне дәвам итү.
«Буяучы һәм буяулар», Йөгерү тизлеген үстерү, пространствода ориентлашу күнекмәләрен, төсләр турында белемнәрен камилләштерүне дәвам итү.
IV “Үз парыңны тап” Төрле юнәлештә йөгереп, сигнал булгач, үз парыңны табу күнекмәләрен үстерү, дус – тату уйнауны булдыруны дәвам итү.
“Миңлебай” Яшьтәшләре белән зур булмаган төркемнәрдә, үзләре белеп, татар халык уеннарын оештыруда мөстәкыйльлекләрен үстерү, уен кагыйдәсен үтәүне булдыру.
апрель I “Бүре һәм сакрыклар” Түгәрәккә басарга, күмәк уйнарга, хәрәкәтләрне дөрес итеп башкарырга күнектерүне дәвам итү.
“Тупны тәгәрәт” Тупны предметлар аша тәгәрәтү, максатка ирешүчәнлек, башлаган эшне азагына кадәр эшләп чыгу күнекмәләрен үстерү.
II “Челән белән бакалар” Сикерү тизлеген үстерү, сигнал буенча хәрәкәт итү, пространствода ориентлашу, тизлек булдыруны дәвам итү.
“Флагка кадәр йөгер” Йөгерү тизлеген үстерүне дәвам итү, бер – бер артлы сигнал буенча йөгерү күнекмәләрен камилләштерү.
III “Тавык кетәклегендә төлке” Җитезлек, өлгерлек тәрбияләү, тиз йөгерү, сикереп менү күнекмәләрен бирү өстендә эшне дәвам итү.
“Әбәк” Игътибарлыкларын, хәтерен, кузаллауларын үстерү, рольләрне бүлешкәннән соң дөрес башкаруны булдыру, пространствода бәрелешмичә төрле юнәлештә йөгерү күнекмәләрен камилләштерү.
IV “Бал кортлары”   Йөгерү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү, пространствода ориентлашуны камилләштерү.
«Идәндә калма», Сикерү күнекмәләрен камилләштерү, уен барышында иптәше белән хәрәкәтләрне яраклаштырып башкару күнекмәсен үстерү.
май I «Каршы­лыклар юлы» Игъбарлылык тәрбияләү, тырышлык, максатчанлык кебек яхшы сыйфатларны үстерү, физик активлыгын камилләштерү.
“Тупны, сикертеп, алып бар” Тупны сикертеп алып барырга өйрәтә башлау, максатчанлык, батырлык сыйфатлары тәрбияләү.
II «Трамвай”   Игътибарлыкларын тупларга күнектерү, түземлек тәрбияләү, уен кагыйдәсен үтәргә өйрәтү.
“Буш урын” Күзәтүчәнлекләрен, игътибарлыкларын үстерү, этешми-төртешми уйнау күнекмәләрен камилләштерү.
III “Чүлмәк сатам” Яшьтәшләре белән зур булмаган төркемнәрдә, үзләре белеп, татар халык уеннарын оештыруда мөстәкыйльлекләрен үстерү, уен кагыйдәсен үтәүне булдыру.
«Кем тизрәк?» Төрле юнәлештә йөгерү күнекмәләрен системалаштыру, дус –тату уйнауны булдыру.
IV “Тизрәк түгәрәккә кер” Музыканы игътибар белән тыңлау күнекмәләре булдыру, музыкка туктагач тәгәрәк эченә кереп басарга өйрәтү, җитезлек, хәрәкәт активлыгын формалаштыру.
“Соры бүре” Күмәк уенда катнашасы килү теләге уяту, сак атлап йөрүче бүре образын хәрәкәтләр аша чагылдырырга омтылыш тудыру.

 

 

3.2.2. СОЦИАЛЬ-ШӘХСИ ҮСЕШ

«Куркынычсызлык» белем бирү өлкәсе

«Куркынычсызлык» белем бирү өлкәсе эчтәлеге үз тор­мышыңның куркынычсызлыгы нигезләрен һәм экологик аң (әйләнә-тирә дөнья куркынычсызлыгы) алшартларын форма­лаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәмбе­лем бирү бурычларын билгели.

Тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен формалаштыру

Балаларда мөстәкыйльлек, җаваплылык хисе үстерү; тор­мыш һәм сәламәтлекләрен саклау өчен, үз-үзеңне дөрес то­туның әһәмиятен аңлауларына ирешү.

Таныш булмаган кешеләр белән мөмкин булган һәм очрак­лы очрашулар һәм аралашу барышында балаларда үзләрен ни­чек тотарга кирәклеге турында ачык күзаллау булдыру. Таныш булмаган кеше белән үзең генә калу һич тә ярамавына һәм кур­кынычлыгына игътибарларын юнәлтеп, балалар белән шун­дый очраклы очрашулар вакытында килеп чыккан хәлләрне бергәләп карау һәм фикер алышу.

Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрү тәртибе формалаштыру

Хәрәкәт юнәлешен (сүзле яки җаваплы) сигнал буенча алыштырып, «үзеңнән» һәм «үзеңә таба», бирелгән юнәлештә хәрәкәт итү; бер урыннан икенче урынга мөмкин булган күчешләр турында килешеп, әйләнә-тирәне үзләштерү; уен барышында объекттан (хәрәкәт итүче машина, поезд) хәрәкәт чагыштырмалылыгын билгеләргә өйрәтү.

Әйләнә-тирәдәге предметларның бер-берсенә карата булган урыннарын мөстәкыйль ачыклый белүләренә ирешү: өстенә – өстендә, буенча – астында, сулда – уңда, артында – алдында, янында, янәшәсендә, арасында, уртасында, өстәрәк – астарак. Тирә-юньдәге кешеләр һәм предметлар арасында үзеңнең тор­ган урыныңны билгеләү күнекмәләре үстерү.

Светофорның төсләрен (ике яклы, җәяүле өчен), «Балалар», «Хәрәкәт тыела», «Җәяүлеләрнең хәрәкәте тыела», «Велоси­педлар хәрәкәт итү тыела», «Велосипед юлы», «Хастаханә» һ. б. юл хәрәкәте билгеләренең зурлыгын, төсен һәм форма­сын, регулировщик таягының төсен ачыклау нигезендә, сенсор сиземләү күнекмәләре формалаштыру.

Балаларга югары куркынычлык зоналары турында сөйләү. «Тайгак юл», «Куркыныч борылыш», «Юл эшләре», «Кыргый хайваннар», «Шлагбаумлы тимер юл чаты» һ. б. кисәтүче юл билгеләре белән таныштыру, аларның охшаш һәм аермалы якларына игътибар итү.

Балаларны берничә полосалы хәрәкәт булган юлны чыгу алгоритмы белән таныштыру; юлларда, юл аркылы чыккан­да, тәртипкә салына торган урам чатларын чыкканда ори­ентлашырга күнектерү. Балаларны «юл билгесе» төшенчәсе, юл чатларында җәяүлеләр хәрәкәтен тәртипкә сала торган «Җәяүлеләрнең җир асты юлы», «Җәяүлеләрнең җир өсте юлы» билгеләре белән таныштыру.

Хәрәкәтне сигналлар ярдәмендә җайга салучы ЮХИДИ инспекторы эшчәнлеге белән таныштыру, җәмгыять өчен аның хезмәтенең әһәмиятлелеген бәяләү күнекмәләре үстерү.

Балаларның махсус транспорт чаралары билгеләнеше («ашыгыч ярдәм» машинасы, «полиция» машинасы, «ян­гын сүндерү» машинасы һ. б.) турындагы белемнәрен ачык­лау; сигнал тавышларына игътибар итәргә, аларны аера белергә өйрәтү; кайбер аерым очракларда махсус транспорт чараларының юл йөрү кагыйдәләрен бозу мөмкинлегенә игъ­тибар иттерү.

Метрода: вагонда (ишекләргә сөялмәү, чыгарга алдан әзерләнү), станциядә (бер юнәлештә хәрәкәт итү, тыелган сызыкка басмау), экскалаторда (уң якта басу, үз хәрәкәтеңне экскалатор хәрәкәтенә яраклаштырып керергә һәм чыгарга әзерләнү); турникетлар аша үткәндә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

Метрода, юлларда, шәһәр (авыл) урамнарында үз-үзеңне куркынычсыз тотуның мөһимлеген аңларга ярдәм итү; әхлакый аралашу үрнәкләре («рәхмәт», «рәхмәтлемен сезгә», «гафу итегез», «рәхимле булыгыз», «мөмкин булмасмы» һ. б.) биреп, гади этикет кагыйдәләрен үзләштерергә булышу.

Җәмәгать урыннарында үз кыланышыңны һәм башка кешеләрнең үз-үзләрен тотышын күзәтү, чагыштыру, каршы кую, бәяли белү күнекмәләрен үстерү; балаларның юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен үтәмәгән очракта килеп чыккан күңелсез хәлләрне, аларның башка кешеләрнең эмоциональ халәтенә йогынтысын аңлауларына ирешү.

Үзең яшәгән җирлектә транспорт чараларының төрле­легендә ориентлашу күнекмәләрен үстерү: өйдән балалар бакчасына кадәр, үзәк мәйданга һ. б. җирләргә кадәр нинди маршрут автобусы белән барырга мөмкин, әти-әниләр нинди транспорттан файдалана һ. б.

Балаларны машинада утырып йөрү кагыйдәләре белән та­ныштыру: балалар урындыгында (креслосында) утыру һәм каеш белән эләктереп кую, машина йөртүченең игътибарын читкә юнәлдермәү, тәрәзәдән башны чыгармау, үзең белән очлы предметлар алмау; үз хәрәкәтләреңне контрольдә тотар­га өйрәнү.

Баланы үз фамилиясен, тулы исемен, яшен әйтергә өйрәтү. Тору урынының адресын, телефонын, якындагы тукталыш исемен әйтү һәм полиция хезмәткәренә ярдәм сорап эндәшү күнекмәләрен булдыру.

Уңга һәм сулга борылышлар ясап, түгәрәк буйлап, елан- сымак, ике яки өч тәгәрмәчле велосипедта йөрергә өйрәнүне дәвам итү; үз хәрәкәтләрең белән идарә итә белергә, велоси­педта, аннть йөрү урыннарын билгеләргә өйрәтү.

Балаларның хәрәкәтле уеннар, спорт һәм эстафета уеннары («Каршылыклы юл», «Күңелле ярышлар» һ. б.) оештыру ини­циативасын хуплау.

Балаларга таныш булган юл билгеләрен, урам чатлары, тук­талышлар, ике яклы хәрәкәт, төрле билгеләнештәге транспорт хәрәкәтен файдаланып, җөяүлеләр һәм пассажирлар булып уй­нарга мөмкинлекләр бирә торган уен ситуацияләре тудыру һәм юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү өстендә эшләү.

Танып белү бурычларын үтәгәндә модельләштерү ысулын аннт: күләм һәм киңлек бәйләнешләрен билгеләү («Бүлмә буйлап сәяхәт», «Бала кая киткән?» һ. б.).

Чынбарлыкта булган, вербаль һәм вербаль булмаган уй­лап чыгаруларга таянып, эчке программалаштыруның гади операцияләренә өйрәтү: ситуацияләрне уйнап күрсәтү, про- странствода биналарның, транспорт чараларының, җәяүлелөр, юл билгеләренең урнашу макетын һәм моделен ясау күнекмәләре формалаштыру.

Алынган мәгълүматны (су, җир өсте, тимер юл, һава, җигүле транспорт) гомумиләштерергә һәманнкыйль эшчәнлектә файдалана белергә өйрәтү («Нәрсә артык?», «Ав- тоюллар лотосы», «Юл доминосы» һ. б.).

Балаларның проблемалы характердагы сораулар бирүләрен хуплау, укыганнары буенча фикер алышуга теләк тудыру («Светофор эшләмәсә, нәрсә булырга мөмкин?», «Әгәр туп транспорт йөри торган юлга тәгәрәп чыкса, нишләргә?» һ. б.). Балаларны проблемалы ситуацияләрне чишәргә генә түгел, ә бәлки үз фикерләрен әйтеп бирергә өйрәтү.

Юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренең кайберләрен ныгыту максатыннан, уйлап чыгарган әкият­ләрдән, тормыш тәҗрибәләреннән алынган хикәяләр, шигырьләрдән, үзләре ясаган рәсемнәрдән (аппликацияләр­дән) китап-җыентык төзүләрен хуплау.

Мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә эзләп табарга мөм­кинлек бирү.

Экологик аң алшартларын формалаштыру

Табигатьтә үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыруны дәвам итү. Туган як табигате өчен куркыныч булган кайбер чы­ганаклар турында сөйләү (агачларны кисү, урман янгыннары, көчле салкыннар, сулыкларны пычрату һ. б.).

Табигать белән кешенең үзара бәйләнеше, әйләнә-тирәнең кешенең сәламәтлегенә йогынтысы турында күзаллаулар бул­дыру.

Балаларны хуҗасыз хайваннар белән очрашканда мөмкин булган куркыныч хәлләр турында искәртү.

Комплекслы – тематик план

 








Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском по сайту:



©2015 - 2024 stydopedia.ru Все материалы защищены законодательством РФ.