Сделай Сам Свою Работу на 5

Балалар кул чабалар, бию башлана.





Тотып кара урманда

Әйләндерик зур төпкә,

Ормаска да сукмаска

Бар да булсын тәртиптә.

Кемдер килә монда, аның белән үзем разберусь.

Иван. Берәрсе бармы?

Убырлы. Ой,ой кем син? Кая барасың?

Иван. Иван-дурак. Кыш бабайларны коткарырга барам. Тик менә каян эзләргә икәнен белмим.

Убырлы. Конкретно сөйлә. Ник кирәк алар сиңа?

Иван. Әй, җибәрделәр инде шунда.

Убырлы.Ярар, юлдан килгәнсең утырып ял ит.

Иван. Син кем белән монда яшисең?

Убырлы. Кызым белән. Ул минем бикләр дә чибәр, матур. Бәлки Кар кызы урынына ул барыр? Тегеләрне эзләп тә йөрисе юк.

Иван. Син минем башымны әйләндермә, Убырлы. Мине юлдан яздырмакчы буласыңмы?

Убырлы. Әһә, әле син шулаймы, проходимец...Без синең кебекләр белән беләсеңме нәрсә эшлибез!?

Иван. Син нәрсә, Убырлы? (куркып кала)

Убырлы кызы җырлап керә.

Мин чибәр, мин матур,

Миңа карап туймыйлар.

Нигә мине Яңа елда

Кар кызы итеп куймыйлар.

Фу-фу-фу кеше исе килә.

Убырлы. Уҗин сиңа.



Кыз. Син нәрсә ырҗаясың?

Убырлы. (пышылдап) Дуракны кыздырабыз хәзер.

Иван.(кычкырып көлә) Уф,үләм көлеп, эчем ката. Ой булдыра алмыйм.

Кыз. Нишли ул?

Убырлы. Көлә.

Иван.Ой,ой көлдермәгез.

Кыз. Менә дурак.

Иван. Мыегы ни тора, сине ничек Кар кызы урынына куярга?

Кыз(Иснәнеп) Мин аның белән яхшы ис сизәм. Ә син нинди киңәш бирә аласың соң?

Иван. Мыегыңны бетерергә кирәк, аннан соң бәлки Кар кызы була алырсың.

Кыз.Әйдә, бетер, тырыш.

Иван.Әйтүе җиңел. Яңа елга кадәр үземнең дә эшләрем күп.

Убырлы. Әйдә болай эшлибез. Син мыекны бетерәсең, ә мин Кыш бабай белән Кар кызын коткарам.

Кыз. Тиз бул, Горыныч очып кайта хәзер.

Иван. Кайтып мине ашаса?

Кыз. Аны булдыра ул. Нәрсә булса да уйлап табарга кирәк.

Убырлы. Минем энекәш, диярмен.

Иван. Ярар, дару ясарга кирәк. Шул даруны битеңә сылыйбыз да, мин Кыш бабайларны эзләп китәм, ә син ятып торырсың.



Кыз. Әни ул алдаячак.

Иван. Алдамыйм инде.

Кыз. Әйдә күп телеңә салынма эшкә кереш.

Иван. Әз генә бака яфрагы, туфрак, су өстисең, теш пастасы, тоз кирәк. Болгатабыз, менә дигән маска чыга.

Кыз. Шуны биткәме?

Убырлы.Ярар тыңлап тор. Мин әптеккә йөгердем. бер аягым монда, икенчесе тегендә.

Кыз. Әй, ниндидер тавыш килә, ә, бу бит Горыныч кайта.

Иван. Кая барыйм, кая качыйм...

Кыз. Кайгырма, син бәби булырсың, бәбиләргә тими ул.( Иванның башына чепчик кигезә, авызына соска, пеленкага төрә).

Елмай әле миңа. менә шулай.

Иван.. Жратеньки хочу-у-у.

Кыз Минем улымның ашыйсы килә.

Горыныч. Әй сез нигә көлмисез, мине яратмыйсызмы әллә? Алайса мин сезне җратеньки буду с косточками.

Кыз. Кара нинди батыр, мин сиңа ашарга әзерләдем. Мин әйтәм, кайтыр безнең героебыз, ашыйсы килер, ә мин аңа монда тәмле әйбер...( Иван тыңлап тора да, авызындагы сосканы төкерә)

Иван. Менә сиңа мә, тьфү! Аша мине, бандит, тизрәк, озакка сузма (шул вакыт Матроскин килеп керә).

Матроскин. Менә шулай була ул. Башың эшләмәсә. (Горынычка) Әй, син зажигалка, мин сине көч сынашырга чакырам.

Горыныч. Иртәнге ашка өч блюдо булды. Яхшы.

Кыз. Өч блюдо?! Мине дә ашарга җыендыңмы әллә син? (Пакет тотып Убырлы кайтып керә).

Убырлы. Сез нәрсә монда?

Кыз. Әни, ул мине ашарга тели.

Убырлы.Кем?

Кыз. Горыныч.

Убырлы. Әле син шулаймыни. Нәрсә ошамады сиңа? Мин Яңа ел бәйрәмен боза яздым. Ә син...



Иван. Син нәрсә турында сөйлисең

Убырлы.Ә, мин бит юньсез. Кыш бабай белән Кар кызының самолетын юлдан яздырдым, шушы Горыныч планы буенча, ә ул...(эрлэшэ-эрлэшэ кореп китэлэр)

(2 тэн сакчысы керэ...)

1 т.сакч. Сәлам барыгызга да! Нигә монда халык бик күп җыелган, кем чакырган аларны? Кырыйгарак чыгыгыз! Отошли! Бу мәйданчыкны бушаттык! Тәәәк… Менә шулай! Кая, чыршыга күз салыймчы. (эйлэнеп чыгалар чыршыны..)Тәәәк, чыршы туры басып тора. Бик әйбәт.

2 тән.сакчысы. Турысын туры торадыр да бит, лампалары янамы соң? Тәәәк, тикшерик. Кем чыршыдагы утлар белән житәкчелек итә? Аңламадым… Не понял… Барысы өчен дә туләнгән. За все заплачено. (Чыршыдага утлар яна) О! Менә тәртип.

1 т.с.Я, хәзер бары да тәртиптә, хуҗаны гына чакырасы калды.

( Музыка, директор керә.)

1 т.с. Исәнме директор, Яңа ел белән сезне!

2 т.с. Яңа бәхет, яңа Мерседес белән!

 

1 т.с. Гавай утрауларындагы яңа вилла белән!

2 т.с.Һәм уңышлар белән! (3 тапкыр сул җилкәсе аркылы төкерә һәм 3 тапкыр 1тән сакчысының башына суга)

Д. Сез нәрсә?... Монда в натуре, минем күзгә төтен җибәрәсез. Мин чыршы әзерләп куярга куштым.Ә сез!

1 т. Бөтенесе тикшерелгән. Чыршы тәртиптә. Тавыш операторы фонограммага әзер. Шантрапаларны куып тараттык.

Д. Нинди шантрапа? (тамашачыларга күрсәтеп)Болар минем кунакларым, мин аларны бүгенге бәйрәмгә чакырдым. Барыбыз да бәйрәм итә! Мин түләдем.

. Исәнмесез кунаклар! Исәнмесез барыгыз да! Исәнме, матур чыршы! Бәйрәм белән сезне котлыйбыз! кадерле дуслар!

2т. Бәйрәм белән босс! Тоесть , директор!

Д. Ярый, ярый. Ничек анда программа, тәртиптәме? (тән сакчылары Бер-берсенә карашып иң өсләрен сикертәләр) Ну и булышучылар! (сотовыен ала, телефон тавышы)

Тавыш: Яңа ел хезмәтләре күрсәтү бюросы.

 

Д. Минем монда бәләкәй генә проблемка килеп чыкты- бәйрәм өзелү алдында тора. Миңа барысы да кирәгенчә булсын. Как положено;

 

Тавыш: Ярый, яхшы, булышырга тырышырмын. Көтегез.

Д. (Телефонын кесәсенә тыгып куя) Ну и Яңа ел хезмәтләре күрсәтү бюросы. Каяндыр миннән текәрәк килеп чыккан. Бер крутое бөтен специалистларны да сатып алып бетергән.( Убырлы хэм анын кызы чыга)

Д. Болар тагын кемнәр?

Әбиләр: Яңа әбиләр.

Д. Ә сез нигә монда?

Әбиләр: Без Яңа ел хезмәтләре күрсәтү бюросыннан!

Д. Ә сез нәрсә эшли беләсез соң?

Әбиләр: Бии беләбез.

Д. Сез?! Биисез? Сезгә бит 300 яшь!

1 Әби. Кызлар! Себеркеләрне- кырыйга!

(Музыка яңгырый, әбиләр “Канкан” бии.)

Д. Сезнең тегендә, хезмәтләр бюросында яшьрәкләр, современныйраклар юкмы?

Әбиләр. Кызлар, безне кыерсыталар. Себеркеләргә һәм алга! (Әбиләр сызгыра-сызгыра йөгереп чыгып китәләр).

сыйныф укучыларының фонограмма чыгышы: Сез, яшьрәкләр, заманчаракларны теләгән идегезме? Без монда!

(Музыка башлана, группада катнашучылар фонограммага бии, җырлый).

2 тән сакч: (Бию тукталгач) Нәрсә эшләргә соң? Яңа елны алып барырга бер специалист та юк.

(Музыка яңгырый, убырлы белән бичура керә)

1 тән сакч: Бу тагын нинди кикимора?

Убырлы: Кикимора түгел мин. Ә кечкенә убырлыкай!

2 тән сакч: Убырлы? Ну, шушылар гына җитмәгән иде. Кая карама нечистая сила.

Убырлы: Убырлы түгел, ә убырлыкай, өстәвенә әле мин – игелекле дә, бөтенегезгә дә ярдәм итәм, беркемне дә бәла – казада калдырмыйм. Ә мин үткәннәремне оныттым. Мине монда яңадан тәрбияләделәр, хәтта могҗиза ясаучы – фея титулы да бирмәкчеләр иде дә, ләкин кәгазь волокитасын хәл итүе бик кыен. Ләкин вәгъдә бирделәр, ишетәсеңме?

2 тән сакч: Ишетәм, ишетәм. Кара әле, бәлки алып баручы ролен син алырсың. Ә босс, сиңа теләсә нинди булмаганы нарисует и подпишет, печать белән, как положено, аның бөтен жирдә бар нәрсә схвачено, анладынмы?

Убырлы: Алып баручымы? Булдырабыз аны. Ниһаять бер юньле роль ышанып тапшыралар. Ә нәрсә эшләргә?

2 тән сакч: Күңеллерәк булсын өчен нәрсәдер эшләргә кирәк. Нинди дә булса уеннар, конкурслар беләсеңме?

Убырлы: О, күпме телисең, житмәсә минем белән бичура да килде! Ул мине яңадан тәрбияләде һәм ул миңа булыша да.

Хәзер мин сезгә “Сарык көтүчеләре” дигән уенның тәртибе белән таныштырам. Уенда ике кеше катнаша, аны үткәрү өчен 2 урындык кирәк. (Бичура ике урындыкны кирәкле урынга куя.) Урындыклар урыннарында. Һәр көтүчегә биш сарык бирелә—5 тутырылган шар. 1 нче көтүченең сарыклары – кызыл, 2 көтүченең сарыклары – сары төстә.

Көтүчеләр, мин “башладык” дигәч буш пластмасс шешәләр белән “куып”, һәрберсе ,үз сарыкларын югалтмыйча сарайларына ,яки урындык арасына,кертеп ябарга тиеш. “Башладык”.

(уен вакытында куян, чыршы төбендә ,кыш бабай булып киенә )

2 т.с. Менә тагын барысы да качышып беттеләр.

1 т.с. Алга таба нәрсә эшлибез? Безгә бит кар кызын вагъдә иткәнннәр иде. Ул чыннан да безне коткарыр иде ә?

2 т.с. Чыннан да әйдәгез әле, чакырыйк бергәләп. (музыка. Кар кызы булып киенгән, бүре битлеге белән, кар кызы керә, “Ну погоди” мультфильмыннан” Снегурочка”җырын фонограмма астында жырлыйлар. Куян- кыш бабай артыннан, бүре- кар кызын куып чыгып китәләр)

(Матроскин хэм Иван чыга..Убырлыны эрли-эрли керэлэк )

 

Матроскин.Менә күпме начарлыклар эшләдегеә сез. Кыш бабайлар соңга калса, бәйрәм булмаячак. Эле бит узен бюрода эшли дип янгалый,кара син аны э!

Убырлы. Гафу итегез мине, хәзер барсында төзәтәм.

Кыз. Син бит сихерче, син оста, эшлә тизрәк.

Убырлы.(уйлана) Хәзер...

Кар очсын, буран тузсын

Усаллык юкка чыксын

Кәефләр күтәрелсен

Ямьле Яңа ел җитсен.

( Көй яңгырый, Кыш бабай белән Кар кызы керәләр)

Кыш бабай.Исәнмесез, кадерле дусларым!

Кар кызы.Исәнмесез, кадерле балалар!

Кыш бабай.Дусларым, менә мин яңадан сезнең янда. Бүген сезнең белән очрашканга төгәл бер ел. Сезнең кайбер шаяннарыгыз миннән көләргә дә мөмкин. Янәсе, Кыш бабай – әрәм тамак, ул елга бер генә көн эшли. Чынлыкта исә күренеп йөрмәсәм дә, мин ел буе сезнең белән. Чөнки мин яңа елның хуҗасы. Мин бу ел өчен җаваплы. Шуның өчен дә яңа елда ирешелгәннәр турында сөйләгәндә, мин дә сезнең белән горурланам. Кимчелекләр турында сүз чыкса, сакалымның бөртекләренә хәтле кызара.

Кар кызы.

Яңа ел бәйрәменә

Әйлән-бәйлән әйләнергә

Бабай белән икәү бергә

Бик ашыгып килгәндә,

Юлларыбыз чуалды.

Бик озак йөргәннән соң

Сезнең моңлы җырларыгыз

Кабат үз юлыбызга алып чыкты.

Кыш бабай.Балалар, бу кем эше икән?

Балалар.Убырлыы-ы-ы хэм анын кызыны-ы-ын

Кыш бабайАлар үз гаепләрен таныдылар. Башка кабатламаска сүз бирделәр.Хатаңны төзәтү беркайчан да соң түгел, диләр бит. Я, балалар, Убырлы хэм анын кызы безнең кунагыбыз булсыннар.

Алып баручы.Кыш бабай, сез юлдан килеп арыгансыздыр, утырып ял итегез. Безнең җыр-биюләрне карагыз.

Концерт номерлары һәм уенннар.

Кар кызы.Күпме илләр гиздек, күпме мәктәпләрдә булдык, ә шулай да сезнең кебек уңган, тырыш балаларны очратмадык. Сезгә сокланып утырганда Кыш бабайның да биисе килеп китте бит әле.

Алып баручы.

Яңа елга атлый халык

Иркен якты юл буйлап.

Әнә, биергә чакыра,

Гармуннар тора уйнап.

Әйдәгез, Кыш бабай белән Кар кызының биюен сорыйбыз.

Балалар кул чабалар, бию башлана.

Кыш бабай.Ярый, кызым, Яңа ел килеп җитәргә дә күп калмады юлга чыккандыр.

Кар кызы.Уй фикергә хаклык төяп,

Кыш бабай.Теләкләргә пакьлек төяп,

Кар кызы.Ниятләргә ныклык төяп

Кыш бабай.Кил син безгә, Яңа ел!

Алып баручы.

Яңа яуган ап-ак кар өстеннән

Йөгерә-йөгерә килә Яна ел.

Ә иске ел ипи һәм тоз белән

Каршысына чыккан сузып кул.

Музыка уйный башлый, Яңа ел килеп керә.

Яна ел.Исәнмесез, кадерле дуслар. Минем кебек яңа гына туган яшь иптәшләр һәм күпне күргән өлкәннәр! Сезгә яңа бәхетләр һәм яңа уңышлар алып килдем.

Кыш бабай.Тукта, тукта Яна ел. Җирдә шундый тәртип: дөньяга тудыңмы – син анкета тутырырга тиеш.

Яңа ел.Мин әзер, бабакай.

Кыш бабай.Алай булса, рәхим ит, Яңа ел. Әле кайчан гына мин дә шулай яшь булып килеп кергән идем. Мине дә шулай шатланып каршы алганнар иде. Барлык эшләремне дә мин сиңа тапшырам.

Яңа ел.Ышанычыгызны аклармын. Ул эшләрне тап төшерми дәвам итәрмен.

Алып баручы.

Әй, Яна ел, бер дә тартынмыйча

Хуҗа булып, әйдә, түргә уз.

Юлларыңа синең ак чәчәкләр,

Кулларыңа бездән ипи-тоз.

(Ипи-тоз тапшыра)

Әйдә, атла безнең адым белән.

Ак келәмдә эзебез калсын бизәк-бизәк.

Бөек илнең, матур җирнең тарихын бизәп!

Кыш бабай.Ярый, дуслар, безгә китәргә вакыт. Безне башка җирдә дә көтә торганнардыр.

Кар кызы.Хушыгыз, хуш, дусларым! Күңелле ял итегез. Бер елдан без тагын килербез.

Алып баручы.Хуш, Кыш бабай! Хуш, Кар кызы! Тик без бәйрәмчә кәеф, шатлык хисләрен ел буена саклап калырсыз дип ышанабыз. Без саубуллашмыйбыз бары: "Киләсе очрашуларга кадәр!" дибез.

 

 








Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском по сайту:



©2015 - 2024 stydopedia.ru Все материалы защищены законодательством РФ.