Сделай Сам Свою Работу на 5
 

IV-я гуманитарно-просветительская конференция

«История моей семьи -страница многовековой истории Отечества»

 

Номинация: «Моя родословная»

 

 

ИССЛЕДОВАТЕЛЬСКАЯ РАБОТА

«Род Хамзиных-Габдуллиных в истории»

 

Работа выполнена на базе семейных архивов.

 

Хайрутдинов Ильфат

5 класс, МОУ СОШ №39,

г.Казань.

Научный руководитель:

 

Казань- 2009

 

Кеше җирдә ни өчен яши? Үзенең кыска гына гомере эчендә ул барысына да өлгерергә, барысын да танырга, белергә, үзе эшләп карарга, сөенергә, шатланырга, кайгы – хэсрәтне җиңеп чыгарга һәм иң мөһиме үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тырыша.

“Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр”,- дигән борынгы акыл ияләренең берсе.
Игелекле нәсел калдыру – бу сүзләр кешегә икеләтә бурыч йөкли. Беренчесе – нәселең игелекле булсын өчен, син үзең игелекле булырга тиеш. Икенчесе – игелекле балалар тәрбияләргә тиешсең.

Эчтәлекле китап язу – агач утырту, йорт салу, кешеләргә яхшылык эшләү, үзеңнең җиде бабаңны белү... Һәркемдә үткәннәр белән элемтәне югалтмау омтылышы яши, чөнки үткәннәрдән башка киләчәк юк. Татар халкында борын-борыннан туган илгә, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт һәм сак караш, туганнарга, кардәш-ыруга, күрше-күләнгә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү яшәп килгән, нәсел тамырларын буыннан буынга биреп, нәсел шәҗәрәсен төзү гадәти күренеш булган. Бу очраклы хәл түгел. Шәҗәрә аркылы халык ата-бабаларның дәвамчысы булуына төшенгән.

“Шәҗәрә”-нәсел агачы дигән сүз. Мөхаммәд (с.г.) пәйгамбәребезнең дә нәсел агачы зур булган. Безнең гаиләдә үткән буыннар хатирәләрен кадерләп саклыйлар. Борынгы кулланышта булган көнкүреш әйберләре, фотографиялар, гаиләдәге төрле кызыклы хәлләр язылган альбомнар мине кечкенәдән үк ниндидер көч белән үзләренә тортып торалар иде. Минем әбием Гөлнур бу әйберләрне бөртекләп җыеп, системага салган, безнең өчен бәяләп бетермәслек хәзинә туплаган. Энем белән миңа борынгы бабаларыбызга хөрмәт тәрбияләүдә аның өлеше бик зур. Шуңа күрә, татар теле укытучым Ләлә Хуҗиәхмәт кызы гаиләләр тарихы буенча конкурс була дип игълан иткәч, мин үземдә нәсел агачым белән горурлана алуымны һәм конференциядә катнашырга мөмкинлегем булу теләген тойдым. Менә хәзер мин рәхәтләнеп тагын бер тапкыр хатлар, фотографиялар арасына күмелеп, әби-бабайларымның сандыкларын актарып, үзләрен сораулар белән аптыратып, бу эшемне язарга керешәм.



Минем нәсел агачым әтием ягыннан да ,әнием ягыннан да бик бай. Бу юлы мин бары тик әнием ягыннанан булган нәсел шәҗәрәсенә туктарга булдым. Аның әтисе Ильгиз Шәйхи улы үзенең нәсел агачының X1 буынын Кама Тамагы районы Сатлыган авылы муллалар нәселенән булган Мискәү бабайдан ала. Ул Иске Барыш авылында озак еллар мулла булып тора. Унынчы буынны Гали дәвам итә, Галинең улы Шәриф тугызынчы буын вәкиле. Алар турында мәгълүмәтләр сакланмаган. Мохтар-Шәриф малае(8 буын), бай яшәмәгән, көтүче хезмәтен башкарган.

Җиденче буын вәкиле Рәхмәтулла турында шактый мәгълүмәтләр бар. Аны еш кына исеме белән түгел, ә Мохтарович дип йөрткәннәр. Бу аңлашыла да. Ул Теньки алпавытында управляющий булып эшләгән. Барлык Теньки тирәсендәге җир-су, урманнар аның карамагында була. Хуҗасы да, авылдашлары да аны хөрмәт итәләр. Чөнки ул һәрвакыт дөреслекне яраткан, җаны-тәне белән үз эшенә бирелеп , беркемне дә рәнҗетмәскә тырышкан. Өч хатынга өйләнгән, чөнки 96 яшькә кадәр яшәгән. Фатыйма, Мәхрүзә әбиләребез үлгәч, картлык көнендә күршедәге тол калган мулла хатыны Кәмилә тәтәгә өйләнгән. Рәхмәтулла бабабызның “Волостной старшина” билгесе Әбиебезнең сандыгында кадерләп саклана.

Малае Хәмзәнең(VI буын) үлемендә үзен гаепле санаган.Аның үлеме турында мондыйрак хикәят сакланган. Элек күренекле урында эшләгәнгә, русча да яхшы белгәнгә күрә, авылның бер агае малаен солдаттан алып калырга ярдәм итүен сорап килгән. Рәхмәтулла бабай бу юлы да кеше гозерен кире кагарга кыймыйча, Шомгаты больницасының врачы белән сөйләшеп, егетне армиядән алып кала. Ә күчтәнәч итеп бал вәгъдә иткән абзый сүзендә тормый, эш үткәч бер тәпән балдан аерыласы килми. Врач берничә тапкыр : “Ну, подожди, Рахматулла, пересекутся наши пути когда-нибудь, тогда узнаешь почем фунт лиха”дип, кисәтә. Кисәк кенә Хәмзә бабабыз авырып китә, аны шушы ук врачка больницага илтергә туры килә. Әллә язмыш, әллә табибның озак еллар саклап йөргән үпкәсе –икенче көнне Хәмзә бабабызның үле гәүдәсен генә алып кайталар. Аңа бары 36 яшь була.

Алтынчы буын вәкилләре Рәхмәтулла бабабызның уллары-Хәмзә, Юсуф, Зиннур, кызлары-Таифә.Хәмзә бабай урта хәллеләрдән санала. Ивановка авылыннан ерак түгел җиде су тегермәне тота ул. Хатыны, балалары белән шунда яши. Буыннан- буынга аның турында шундый истәлек сакланган. Хатыны Иске Барышка кунакка җыена, ә чебиләрне карарга Хәмзә бабайга әйтеп калдыра. Бабай әрле- бирле килгәнче, тилгән бер чебине дә калдырмыйча ташып бетерә, бабай соңгы чебешне генә күреп кала.Әмма тилегәнне куып китеп,җиде километр юл үтсә үтә,хатыны кайтышка тилгәнне атып казык башына элеп куя.

Хәмзә бабабызның өч улы билгеле: Шәрифҗан, Фәхретдин һәм Минһаҗетдин(V буын), соңгысын Ильгиз бабай әле дә яхшы хәтерли, күршедә генә яшәп, 83 яшькә җитеп, килене Мөнирә апа тәрбиясендә якты дөньядан китте. Ул Беренче дөнья сугышы вакытында немецларга пленга төшә, шуңа күрә немец телен бик яхшы белә торган була. Аның малае Әхмәт абыйның улы Гомәр Хәмзиннар фамилиясенең икенче ботагын дәвам итәләр.

Фәхретдин бабабыз гаиләбезнең дүртенче буынын дәвам итүче. Аның исеме белән безнең фамилия башланып китә.Авылдан читтә, тегермәндә яшәп, Ивановка авылындагы урыс малайлары белән уйнап, Фәхретдин үз телен чак кына онытмый. Бу урыс булып бетә бит дип, Барышка алып кайтып ,мәктәпкә бирәләр. Беренче тапкыр ул мәктәпкә килгәч, аннан “Син кем малае буласың?”-дип, сорый укытучы.Ул : “Хәмзәнекеләр”-дип, җавап бирә һәм журналга Хәмзин Фәхретдин дип язып куялар. Бабабыз авылның бик чибәр, озын толымлы Маһисәрвәр исемле кызына өйләнә. Әбүбәкер абзый кызының әйбәт семьяга чыгуына шатланып бетә алмый. Озак та үтми дөньяга аларның уртак мәхәббәт җимешләре Шәйхелислам дөньяга килә. Бу салкын гыйнварь аеның тугызынчы көне-1909 ел була. Ләкин бәхетле көннәр озакка бармый. Улын ятим калдырып аяусыз үлем Маһисәрвәрне якты дөньядан алып китә.Икенче хатыны Факиһадән дөньяга Фәхерелислам белән Фатыйма туалар.Фәхерелислам бабайның малае Зөфәр Хәмзиннар фамилиясен йөртә. Зөфәр белән Фәридә Казанда танылган табиблар, кызлары- Диана бүгенге көндә да юрист булып эшли. Кызганычка каршы, илле яшендә, бер ел элек, Зөфәр вафат булды.

Фәхретдин бабабызның гомере кыска була, 45 яшендә, 1926 елда тегермәнгә кысылып, фаҗигале үлем белән вафат була. Дүрт елдан соң, өч баланы ятим калдырып, 36 яшендә Факихә апа да гүр иясе була.

Минем кадерле бабам Ильгизнең әтисе Шәйхелислам (мой прадед)дүртенче буынны дәвам итүче, дөньяда 76 ел яшәп, тормышның әчесен- төчесен татып , утны-суны кичкән XX гасыр кәһармәны. Әтисе үлгәндә аңа 17 яшь кенә була . Аның сөйләве буенча, ул инде 13 яшендә сука сукалаган, әтисе кебек тегермәнче дә, балта остасы, тимерче,тун- толып тегүче , итек басучы да. Күннән итек , сандаллар тектерергә дә бөтен авыл аңа йөргән. “Ишек алды тишек казан, самоварлар белән тулык була иде,” – дип, искә ала Илгиз бабай, бала чагын.

Шәйхелислам бабай 1920 елда Иске Барыш авылының тулы булмаган урта мәктәбенең 4 классын бетерә, ә калган укуы – тормыш университетлары.Егерме яше тулганда үз авылларындагы Шакир абзыйларның Гөлчәһрә исемле кызларына өйләнә.

Алар 22 ел бер-берсенә тугрылыклы булып, кыенлыкларны җиңеп, бер- берсенә ышанып бергә яшиләр, 9 балалары була.Ләкин аяусыз үлем 6 баланың гомерен сабый чакта ук өзә. Өченче балалары Гөлфара (1933), алтынчысы Илшат (1941), сигезенчесе Илгиз, минем бабам, (1949) гына исән калалар.Ул вакытта скарлатина балаларны кыра.

Сугыш башлана. Теньки районы хәрби комиссариаты чакыруы белән Шәйхелислам бабай сугышка китә. Ул китеп берничә атна үткәч тә, малае Илшат туа, аны бары 5 яшь булгач кына күрә әтисе. 55 нче полк составында Брянск фронтында канкойгыч сугышларда катнаша ул. 1941нче елның көзендә фронт авыр хәлдә кала: күп кенә гаскәрләр чолганышта, кайсылары зур авырлыклар белән көнчыгышка чигенәләр. Немецлар Орелны алып Тулага ыргылалар. 22 нче октябрь -бабабыз пленга төшә. Орел төрмәсендә үткәргән көннәрен ул ачынып искә ала. Безнекеләр бөтен объектларны чигенгәндә сафтан чыгарып китәләр , ә төрмә шул килеш тора. Барлык пленга төшкәннәрне шунда тотып ябалар. Бәхеткә каршы, бер төркем иптәшләре белән оештырган качу уңышлы чыга.

Ул 58 нче зенит укчы полкы сугышчысы буларак Кенисберг шәһәрен азат итүдә катнаша. Элеккеге Көнчыгыш Пруссиянең үзәк шәһәре дошманның иң көчле корылмаларыннан берсе булла. Шәһәр тирәли 15 , ә эчендә 9 ныгытылган фортлар, 130 меңле гарнизон , 5 мең орудие , 100 меңнән артык танк колоннасы саклый бу шәһәрне. Безнең гаскәрләр 4 көндә бу ныгытманы алалар. (6.04.- 9.04 1945 ел).Һөҗүм ике яклап – коры җирдән һәм диңгез ягыннан була. 8 майда (1945) бу шәһәрне алуда һәлак булган 1200 гвардеецка һәйкәл ачу турында карар кабул ителә, ә сентябрь аенда ачу тантанасы була.Бәхеткә каршы бабабыз исән кала, “За взятие Кёнсберга”дигән медаль һәм Армия Советының рәхмәт хаты белән бүләкләнә.Аннан соң 1019 нчы полк составында Польшаны азат итүдә катнаша. Җиңү көнен дә шунда каршылый.СССР Верховный Советының Президиумы Указы нигезендә 28 октябрьдә (1945) демобилизацияләнә.

Ләкин өйгә кайткач та тыныч кына яшәргә бирмиләр. Пленда булуын искә төшерәләр, еш кына район военкоматына чакыралар, һәрвакыт барлап торалар .Шуның өстенә 1951 нче елның 16 августында гаилә өчен зур кайгы килә. Гөлчәһрә әбиебез йөрәк чиреннән гур иясе була.

Өч ятим бала кала: Гөлфара апага 18 яшь, Илшат абыйга 10 яшь, ә минем бабам- Илгизгә бары 2 яшь ярым була. Гөлчәһрә әнинең авыруына ышанмыйча колхоз түрәләре аның эшкә чыгуын таләп итәләр. Ул бала арбасын тартып ерак кырга каравылга йөри. Шәйхелислам бабайга да, Гөлфара апага да бер көн дә эштәң калырга ярамый.

Бабайның яшьлектә күз салып йөргән кызы Әсмабикә әби сугыш аркасында тол кала.Ире Гарифның үле хәбәре килгәч,улы Зариф һәм кызы Сөембикә белән Казаннан Күккүз авылына торырга кайта. Сугыш күп бәла-казалар алып килә. Ятим балаларга Ана булырга сорап килгән бабайның үтенечен кире какмый Әсмабикә әби. 1951 нче елның 12 нче октябрендә алар язылышылар. Өйгә җылылык , нур керә. Балаларны берсен дә аермый әбиебез, үзенекеләр кебек күреп , олы юлга чыгарга ярдәм итә.Үзе белән килгән Сөембикәгә әле 9 яшь кенә була . Алар тиз уртак тел табалар. Илгиз бабай аны бик якын күрүен, гел дәресләр әзерләргә аңа килүен искә ала. Хәзер дә бер-берсен кайгыртып , хөрмәт итеп , матур-тату яшиләр. Әбиебез Әсмабикә бик чибәр, күркәм холыклы,уңган кеше була. Минем әбием Гөлнур килен булып килгәч тә, аңа җылы карашын ,тәмле ашларын жәлләми. Минем әнием Зөлфияне дә карарга булыша. Илгиз бабайны да, үз улы кебек күреп, сөеп карый.

Шәйхелислам бабайның балалары игелекле нәселнең дәвамчысы булалар. Олы кызлары Гөлфара апа башта фермада бик яхшы эшләп, аннан Апас районының Олы Күккүз егете Миннеислам җизнигә кияүгә чыгып, Казан шәһәренә күченеп китәләр. Гөлфара апа”Оргсинтез” заводында 67 яшькә кадәр эшләп, лаеклы ялга чыга, күп санлы “Мактау кәгазьләре” аның намуслы хезмәте турында сөйләсәләр, берсеннән-берсе тәүфыйклы балалары аның яхшы ана булуы турында сөйлиләр. Әлфинур белән Гөлшат тегүче һөнәрен сайладылар, Гөлнур банк хезмәткәре булып эшли. Гөлфара апаның өч оныгы да әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермичә чын кеше булып үсеп киләләр. Кияүләре Дамир белән Илдус та алтын куллылар. суыткыч ватыламы, кер машинасы сафтан чыгамы, шунда ук төзәтеп тә китәләр. Ислам җизни генә пенсиягә чыккач. озак тормый дөнья куя.

Илшат абый авылда урта мәктәпне тәмамлап, Казан һөнәр училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, Томский шәһәренә эшкә җибәрәләр. Ул да 40 елдан артык бер хезмәттә. Күп санлы “Мактау кәгазьләре”, “Атказанган төзүче” исеме аның олы хезмәтенең нәтиҗәләре. Хатыны Валентина белән тату гына яшәп, кызлары Жанна белән Алексейның тормышларына сөенеп, оныклары Марияне кадерләп яшиләр.

Сөембикә апа да Иске Барыш урта мәктәбен тәмамлап, сәүдә техникумын бетерә. Экономист булып эшли.Үзенең бәхетен шунда таба. Наил җизни белән гаилә корып, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Ләйлә белән Рамилнең инде үз гаиләләре бар. Матур гына итеп балаларын тәрбиялиләр. Киленнәре Эльвира, кияүләре Слава бик игелеклеләр. Оныклары Алмир белән Шамиль, Руслан белән Ильяс дәү әтиләре һәм дәү әниләрен бик яраталар.

Кече малайлары Илгиз ул минем кадерле дәү әтием. Балачактан ук авылны, җирне, хайваннарны бик ярата. Мәктәпкә кергәнче үк, әти-әнисе кулы астында хезмәттә кайный. Кечкенә чагында көн саен өйдән тимерче алачыгына кружка белән әтисенә су алып баруын, уенчыкларының чүкеч, кадак, тимер-томыр булуын, һәрвакыт хайваннар тирәсендә кайнашуын бүген дә еш искә ала. Авыл мәктәбен сигезьеллыкка гына калдыргач, аңа югары сыйныфларны, авылдан 12 чакрым ераклыкта урнашкан, Шомгаты авылы мәктәбендә, интернатта торып, укырга туры килә. Мәктәптән соң Казан ветеринария институты, туган авылында хезмәт юлын башлау, Ерак көньчыгышта- армия хезмәте. 1973нче елда Илгиз үз гаиләсен кора. 3-буын дәвам итә. Икенче буын балалары дөньяга килә: Зөлфия, Миләүшә. Өлкәннәр, кечеләр, өч буын кешеләре бер йортта зур гаилә булып, тату гына гомер итәләр. Берәү дә олылар сүзеннән чыкмый. Иң өлкән кеше – Шәйхелислам бабайның сүзе гаиләдә закон булып тора.

Партия әгъзасы буларак, Илгизне 1977нче елда Кече Салтыкка (“Ирек” колхозы) ветеренар итеп җибәрәләр. Бер ел үткәч, Кама Тамагы районы Варварино авылына(“К.Маркс” исемендәге колхоз) башта партия оешмасы җитәкчесе,ә аннан соң колхоз рәисе итеп күчерәләр. Анда яшәгән 9 ел вакытны әнием рәхәтләнеп искә төшерә. Үзләренең хатирәләрендә бу авылны “Туган авылыбыз” дип атыйлар.

Варваринода яшәгәндә,Хәмзиннар фамилиясенең(нәселебезнең) дәвамчысы булган Рөстәм абыебыз туа. Ул тугач, Шәйхелислам бабабызның шатлыгының чиге булмый. “Мин үлсәм дә, минем нәселемне, төсемне дәвам итүчем кала!” – дип, ул еш кына оныгына озын гомерләр теләп, дога кыла. 76 яшендә инсульттан үлеп китә.

 

 



©2015- 2022 stydopedia.ru Все материалы защищены законодательством РФ.