Сделай Сам Свою Работу на 5

Академические школы в русском литературоведении. М.:Наука, 1975. – С. 300-400





Зинченко В.Г. Методы изучения литературы. Системный подход / В.Г.Зинченко, В.Г.Зусман, З.И.Кирнозе. – М.:Флинта: Наука, 2002.- С.116-131

Заһидуллина Д.Ф. Психологик методка мөрәҗәгать итү варианты // Әдәби әсәр: өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. – Казан: Мәгариф, 2007.- Б. 14-24

Закирҗанов Ә.М. Яңарыш юлыннан. К.:Тат.кит.нәшр., 2008. Б.68-71

Выготский Л.С. ,Лурия Ал. Предисловие к русскому переводу работы «По ту сторону принципа удовольствия» /Л.С.Выготский, Ал. Лурия // Фрейд З. Психология бессознательного: Сб. произведений /Сост., науч.ред., авт.вступ.ст. М.Г.Ярошевский.– М.: Просвещение, 1989.– С.29-37.

Ярошевский М.Г. З.Фрейд – выдающийся исследователь психической жизни человека /М.Г.Ярошевский // Фрейд З. Психология бессознательного: Сб. произведений /Сост., науч.ред., авт.вступ.ст. М.Г.Ярошевский.–М.: Просвещение, 1989.– С. 3-18.

 

Лекция 8. Формаль мәктәп.

 

Формаль мәктәп - әдәби әсәрнең эчтәлек һәм формасын өйрәнү барышында текстның алымнарын мөһим компонент буларак алга куйган тикшеренү юнәлеше. Ул – ХХ йөз башында уртак методологиягә нигезләнгән рус әдәбиятчыларының официаль булмаган исеме. Әлеге мәктәпне нигезләүче булып Виктор Борисович Шкловский тора. Ул үзенчәлекле шәхес була. Шундый гыйбрәтле хәлне күрсәтәләр: 1910 елны танылган әдәбиятчы, “биографик метод” тарафдары, профессор С.А.Венгеров семинариясенә укырга килә. Ул тәкъдим иткән анкета соравына болай җавап бирә: теләк-максаты булып гомуми әдәбият теориясе төзү һәм Венгеров семинариясенең файдасыз булуын исбатлау.



Формаль метод башлангычы булып В.Шкловскийның “Воскрешение слова” (1914) хезмәте торса, ул үзе 1930 елда “Памятник одной научной ошибке” мәкаләсендә формаль мәктәп өйрәтүләреннән баш тарта. Венгеров семинариясендә фәнни авангард формалаша башлый. Катнашучыларның бер өлеше биографик фактларны, идеологик мәсьәләләрне, образлылык төшенчәләрен өйрәнүче академик әдәбият белеменә каршы чыга. Академик фән художество үзенчәлекләрен язучының рухи дөньясын, карашын анализлау өчен материал буларак кабул итә. Формаль мәктәп тарафдарлары исә мондый фикерне яклый: тормыш-чынбарлык һәм язучының дөньяга карашы әдәби әсәрне төзүгә кирәкле материал булып тора. Әлеге фәнни караш соңрак “формаль метод” дигән исем ала.



Петербургта формаль метод тарафдарлары ОПОЯЗ – Общество изучения поэтического языка” – дигән оешмага берләшә: Е.Д.Поливанова, Л.П.Якубинский, Ю.Н.Тынянов һ.б. Мәскәүдә исә МЛК – Московский лингвистический кружок – оеша: Г.О.Винокур, В.М.Жирмунский, Р.О.Якобсон һ.б. Алар, гомумән, поэтик тел мәсьәләләре - әдәби текст морфологиясе үзәктә торырга тиеш дип чыгалар.

В.Шкловский китабы артыннан 1916-19 елларда “Сборники по теории поэтического языка” дөнья күрә. Аларның карашлары киң яңгыраш ала. Формаль мәктәпнең ныгып китүенә А.Н.Веселовскийның “Поэтика сюжетов” китабы зур йогынты ясый. Галим максатчан рәвештә “мотив” һәм “сюжет” төшенчәләрен тикшерә. Сюжетны материалны әдәби оештыру элементы итеп карый. Моннан формаль мәктәпнең үзәк проблемасы башлангыч ала – “алым” һәм “материал” төшенчәләрен аерып карау. Сюжет төзелешенә бәйле әлеге принцип “сюжет” һәм “фабула” каршылыгы төсен ала.

Әлеге метод тарафдарлары сәнгатьне идеологиядән азат итәргә телиләр. Алар әдәбият ярдәмендә иҗтимагый аңны, чорның мәдәни-тарихи панорамасын өйрәнү кебек карашларны кире кагалар.



Формалистлар А.А.Потебняның әсәргә психологик якын килүгә бәйле карашларына каршы чыга. Алар сүзнең метафоралылыгын (метафористность) һәм символлылыгын (символистность) кабул итми. В.Шкловский фикеренчә, “образлар хәрәкәтсез диярлек..., ә поэтик мәктәпнең эшчәнлеге сүз материалларын эшкәртүгә һәм яңа алымнар ачыклауга, җыюга кайтып кала. Образлар билгеле бер материал буларак әдәби эшкәртүгә дучар ителә”.

Формаль мәктәп өчен автор реаль шәхес һәм “биографик автор” буларак та кызыксыну уятмый. Б.М.Эйхенбаум “Как сделана “Шинель” Гоголя” мәкаләсендә болай яза: “...душа художника как человека, переживающего те или другие настроения, всегда остается и должна оставаться за пределами его создания”. Галим фикеренчә, әсәрдә “чынбарлык белән уен” бара, ягъни элементлар ирекле рәвештә бүлгәләнә һәм күчерелә.

Формалистлар әсәрдә сурәтләнгән хәл-күренешләр белән аның чынбарлыкта шундый хәлдә булу ихтималын кире кагалар. Ягъни әдәби әсәр чынбарлык күренешләреннән “шартлылыгы” (В.Шкловский) һәм “әдәбилеге” –“литературность” (Р.Якобсон) белән аерылып тора. Алар “поэтик сөйләмне” гадәти сөйләмгә каршы куялар, ә инде “әдәбилек” дигәндә “алымнар системасын” аңлыйлар, соңгылары исә гадәти сөйләмне поэтик әсәргә әйләндерүгә хезмәт итә. Гомумән, формалистлар әдәби әсәрне ясалма организм, модель итеп карыйлар. Әлеге модель исә детальләрдән тора. Алар эчтәлекне материалга, ә форманы алымга кайтарып калдыралар.

Әдәби алым үзкыйммәткә ия күренеш итеп, хәтта әдәбият турындагы фәннең төп “герое” буларак карала. Шкловскийның программ әсәре – “Искусство как прием” дип атала. Бу караш әдәбиятның тормышны образлы кабатлавын аңларга ярдәм итә. В.М.Жирмунский “К вопросу о формальном методе” (1923) мәкаләсендә алымны әсәрнең һәрбер элементы рәвешендә аңламавын белдерә, ул эстетик юнәлтелгән факт буларак карала, шуңа да билгеле бер әдәби йогынты ясый. Язучы стилен “алымнар берлеге” рәвешендә карый. Ул формаль мәктәп чикләрен бермә-бер киңәйтә.

Ю.Тынянов “О литературной эволюции” (1927) мәкаләсендә системалылык принцибын билгели һәм аны әдәбиятның төрле дәрәҗәләрендә таба: “литературное произведение является системою, и системою является литература”. Система билгеләре булып әсәр элементларының үзара бәйләнеше тора, ди. Әмма система үзара тәэсир итүче элементларның тигезлеге дигән сүз түгел. Арада “доминанта” элемент була. Әсәр әлеге доминанта ярдәмендә үзенең әдәби функциясен ала.

Формалистлар концепциясендә әдәби әсәр үзе система булган кебек, башка системалар белән тыгыз бәйләнештә. Шул рәвешле, “контекст” идеясе туа, ә ул структурализмның мөһим төшенчәсе булып китә.

Әдәби әсәрне эчке үзенчәлекләренә бәйле ачыклау өчен формаль метод “автор” һәм “укучы”ны аерып чыгарырга тели. Бу – методның доминантасы.

Татар әдәбиятында формаль эзләнүләр 1920 елларда башлана. Алар рус әдәбият белеменә нигезләнә. 1923 елда Һ.Такташ “Иҗадиятем” (“Җир уллары трагедиясе” китабына кереш сүз) язмасында формаль мәктәп карашларын яклый. Г.Рәхим “Нәләтләр шагыйре” мәкаләсендә Такташны форма ягыннан традицияләрдән читләшү өчен тәнкыйтьли. Х.Туфан әлеге күренеш белән кызыксына 1928 елда “әбизм” терминын тәкъдим итә. Рифма калыбын куллану шигърияттә эзләнүләрне чикли, дип чыга.

Формаль метод тарафдарларының эшчәнлеге 1930 елларда билгеле сәбәпләр аркасында туктап кала. Әмма аларның фикер–карашлары әдәбият белеме үсешенә гаять зур этәргеч бирә. Әдәбиятны система буларак аңлау, аның эчке – имманент законнарына игътибар, әдәбиятның эволюциясе турында күзаллау һ.б. нисбәтле тикшерүләргә юл ача. Алар арасында структураль метод (мәктәп) аерым урын алып тора.

Структурализм – гуманитар фәннәр өлкәсендәге үзенең тикшеренү предметы итеп текстны сайлаган һәм лингвистик терминологияне, математик формулаларны, аңлаучы схема һәм таблицаларны файдаланучы төзек төшенчәләр аппараты булдырырга, шуның ярдәмендә гуманитар фәннәрне төгәл фәннәр статусына күтәрергә омтылган юнәлеш. Аның методологиясендә үзәк урынны “тсруктура” (төзелеш) алып тора. ХХ гасырда гуманитар фәннәрнең сурәтләү-эмпириклыктан абстракт-теоретик пландагы тикшеренүләргә күчүенә нисбәтле структур метод оеша. Структураль метод әдәби әсәрнең структура–төзелешен өйрәнүне күздә тота. Ул лингвистикада барлыкка килеп, тиз арада әдәбият белеменә, этнографиягә, мәдәнияткә үтеп керә. Аның үсешенә рус формаль мәктәбе зур йогынты ясый, ягъни аның сәнгать әсәрен алымнар бөтенлеге буларак анализлавын эчтәлек һәм форманың бердәмлегенә нигезләнгән структур принципларны ачыклау белән алыштыра.

ХХ гасырның утызынчы елларында нигез салынган әлеге метод башлангычында чех филологлары В.Матезиус һәм Я.Мукаржовский тора. Алар Прага лингвистик түгәрәге оештыра (1926-1550). Прага лингвистик түгәрәге вәкилләре үз методларын функциональ-структураль дип исемлиләр. Рус галимнәре Н.С.Трубецкой, Р.О.Якобсон, С.О.Корцевский, Н.Г.Богатырев, Г.О.Винокур, Б.В.Томашевский, Ю.Н.Тынянов әлеге түгәрәк белән тыгыз бәйләнеш тота. Я.Мукаржовский сәнгатьне алымнар суммасы итеп карауга каршы чыгып, структураль һәм семиотик анализны кушу фикеренә килә (семиотика – билгеләр һәм билгеләр системасы узенчәлекләрен өйрәнүче фән). Прага лингвистик түгәрәге сөйләмфункцияләре хакындагы тәгълиматны алга куйсалар, Мукаржовский эстетик функцияләр концепциясен формалаштыра.

Алдагы елларда структурализм Париж семиотика мәктәбе вәкилләре Р.Барт, К.Бреман, Ж.Женнет, Ц.Тодоров һ.б. тарафыннан үстерелә.

СССР да бу юнәлештә эзләнүләр 1960 елларда башлана һәм аның башында Ю.М.Лотман тора. Тартус университетының ул җитәкләгән филологларына Мәскәү галимнәре (В.В.Иванов, В.Н.Топоров һ.б.) килеп кушыла. Шул рәвешле Тарту-Мәскәү мәктәбе барлыкка килә.

Структураль метод ике төп принципка таяна: берсе – системада элементлар түгел, ә аларның үзара мөнәсәбәте алда тору; бу элементларның кыйммәтен киметү түгел, бәлки система үзенчәлегенең аны төзүче элементлар үзенчәлеге суммасы белән аңлатылмавын күрсәтү; икенчесе – методологик планда синхронлыкның диахронлыктан өстенлеген тану.

Әдәби әсәрне структур анализлау аның төзелешендәге барлык әдәби текстларга хас абстракт-төр билгеләрен чагылдыручы эчке закончалыкларны ачыклау дигән сүз. Үзәк төшенчә булган структураны мөнәсәбәтләрнең чагыштырмача тотрыклы тупланмасы дип атарга мөмкин. Монда 3 шарт үтәлергә тиеш: а) бөтенлек –элементларның бөтенгә буйсынуы һәм соңгысының мөстәкыйлҗлеге; б) трансформация – бер структураның икенчесенә кабат тудыру кагыйдәсенә нигезләнеп тәртипле күчүе; в) үзтәртиплелек – бер система чикләрендә кагыйдәләрнең эчке эшчәнлеге.

Структураны тәшкил иткән элементлар арасындагы бәйләнешне ачыклаганда әлеге метод билгеле бер термин-төшенчәләр белән эш итә: 1) мөнәсәбәт – элементлар арасындагы бәйләнеш, берсе модификациясең башкаларның модификациясенә китерүе; 2) элемент - объектның сайлап алынган тикшеренү юлында башкача бүленми торган өлеше; 3) дәрәҗә (уровень) – бәйләнешкә керүче элементларның бер төрдә булуы; 4) әдәбият-сәнгатьне тикшергәндә бинар оппозиция төшенчәсе белән эш ителә. Бу бер төр билгеләрнең башкаларга каршы куелуыннан килеп чыга. Билгеләр арасындагы барлык мөнәсәбәтләр бинар структураларга, ягъни нигезендә ниндидер сыйфатка нисбәтле охшашлык яки аерма яткан модельгә кайтып кала.Гомум кабул ителгән структур оппозицияләр булып ир-ат/хатын-кыз, рациональ/интуитив; актив/пассив; көнбатыш/көнчыгыш һ.б. тора. Анализ вакытында тексттагы структур оппозиция аерып чыгарыла, аннары кайсы як азрак бәяләнгәне, кайсысы өстенлек алу ачыклана. Шуннан чыгып текстның өстенлекле мәгънәсе, шуны билгеләүче дискурс ачыклана. 5) структур анализ ике дәрәҗә аерып чыгаруны таләп итә: а) ачык яки “өстә ятучы”, турыдан-туры күзәтеп табыла торган; б) яшерен яки “тирән”, структур. Болар текстны имманент, ягъни эчке, аның үз сыйфатларына таянып тикшерү процессында табыла.

Әсәрнең мәгънәсе һәм горизонталь һәм вертикаль яссылыкларга урнашкан. Шуңа күрә структурализмда текстның төрле мәгънәви дәрәҗәләрен модельләштерү һәм аларны структур анализлау, ягъни текст элементлары буларак кечкенә берәмлекләрне аерып чыгарырга омтылу алымы кулланыла. Һәр берәмлек башкалар белән бәйләнештә билгеле бер функция башкара. Әлеге функцияләрне ачыклау бик кирәк, чөнки һәр кечкенә деталь әсәрдә мәгънәгә ия була һәм шуны гамәлгә ашыра.

Әдәби әсәрне структураль метод белән анализлаганда саклана торган эзлеклелекне Ю.Борев болай күрсәтә: 1) аксиоматизация – системаның элементларга бүленешендә исбатланган, аксиома буларак кабул ителә торган нигезен табу; 2 ) диссоциация – аксиоматик нигезгә таянып өйрәнелә торган объектны структур элементларга бүлү; 3) ассоциация – структура элементлары арасында бәйләнешләр табу; 4) идентификация – иң мөһим сыйфатлары буенча элементлар арасындагы мөнәсәбәтләр тибын билгеләү; 5) интеграция – структураны төзүче элементлар бергәлеген гади сумма итеп түгел, бәлки бербөтен итеп карау.[25]

Структурализмның төп өйрәнү предметы булып әдәби текст һәм әдәбият поэтикасы тора. Структур методка системалы якын килгәндә, аның структур принципка тәңгәл килүе һәм аны әдәбият системасының бөтен компонентларына нисбәтле куллану мөмкинлеге билгеләнә.

Фәндә тикшерү объектына системалы якын килүне системалы-структур дип атыйлар, ягъни аның генетик яктан структур якын килү белән бәйле булуы искәртелә. Системалы һәм структур якын килүнең уртаклык-якынлыгы Ю.М.Лотман хезмәтләрендә тулы чагыла. Юрий Михайлович Лотман (1922-1993) Тарту (Эстония) университеты профессоры. Тикшеренүләре мәдәният һәм әдәбият семиотикасы белән бәйле рус һәм дөнья әдәбияты тарихына карый.

Төп хезмәтләре:

· Лекции по структуральной поэтике (1964)

· Статьи по типологии культуры: Материалы к курсу теории литературы. Вып. 1 (1970)

· Структура художественного текста (1970)

· Анализ поэтического текста. Структура стиха (1972) (монография)

· Статьи по типологии культуры: Материалы к курсу теории литературы. Вып. 2 (1973)

· Семиотика кино и проблемы киноэстетики (1973)

· Роман А. С. Пушкина «Евгений Онегин»: Комментарий (1980)

· Александр Сергеевич Пушкин: биография писателя (1981)

· Культура и взрыв (1992)

· Лотман Ю. Беседы о русской культуре. Быт и традиции русского дворянства (XVIII — начало XIX века). (1993)

· Диалог с экраном (1994; совместно с Ю. Цивьяном)

Лингвистикада һәм биологиядә кулланылган структур методны беренчеләрдән булып әдәбиятка яраклаштырып эшли. Аеруча “Структура художественного текста” (1970) һәм “Анализ поэтического текста. Структура стиха” (1972) (монография) хезмәтләре киң танылу ала. Аларда системалы-структур тикшерүнең методологиясе ачыклана.

Лотман әдәби структураның тексттан тыш бәйләнешләрен дә өйрәнә, әдәби бөтенлекнең компоненты дип саный. Ул тарихи, социаль һәм индивидуаль-шәхси бәйләнешләрне аерып чыгара. Аның фикеренчә, структур якын килгәндә анализ объекты булып әсәр тексты – беренче сүздән соңгы сүзгә кадәр - тора.

Шигъри текстларны анализлауны Лотман “тексттан тыш бәйләнешләрне” билгеләүдән башлый. Кыска гына шигъри текстның язылу тарихына, жанр һәм традициягә туктала.

Икенче адым буларак текстның аеруча мөһим дәрәҗәләрен билгели. Автор төп бурыч итеп төрле дәрәҗәне билгеләүче синонимия/антиномия берәмлекләрен ачыклауны куя. Структур анализ принципларын төп “геройлар” итеп чыгара: “әйләнеп кайту” (возвращение), кабатлау (“повтор”), “антитеза”. Текстның сүзлеген төзүгә зур игътибар бирә. Структур анализ интуиция, гомуми, бөтенлекле бәя-мөнәсәбәт белән кушыла һәм галим өчен интуиция беренчел урын алып тора.

. Әдәбият белемендә комплекслы метод. Б.С.Мейлах һәм Й.Г.Нигъмәтуллина эшчәнлеге.

1960-70 елларда фәннең фундаменталь проблемаларын тикшергәндә аерым фәннәрне берләштерү мәсьәләсе алга чыга. Гуманитар фәннәрдә ул әдәбият һәм сәннгатьне комплекслы өйрәнүне таләп итә. СССР Фәннәр академиясендә художестволы иҗатны комплекслы тикшерү максатында проф. Б.С. Мехлах җитәкчелендә Комиссия оеша. Үз чиратында Казан университеты каршында әлеге Комиссиянең Казан база төркеме барлыкка килә. Аны проф. Й.Г.Нигъмәтуллина җитәкли. Бу эшкә рус галимнәре белән бергә, татар галимнәре Х.Госман, А.Яхин. М.Хәсәнов, Х.Миңнегулов, М.Бакиров, Э.Галиева, Ш.Садретдинов, А.Әхмәдуллин һ.б. тартыла. Нәтиҗәдә Й.Нигъмәтуллинаның “Методология комплексного изучения худоңественного творчества” (1983), Х.Госманның “Шигырь төзелеше” (1975), А.Яхинның “Татар фольклоры системасы” (1984), А.Яхин, Х.Миннегулов, Ш.Садретдиновлар берлектә “Татар фольклорында жанрлар системасы”, “Халык авыз иҗаты әсәрләрен системалы бөтенлек итеп өйрәнү тәҗрибәсеннән” (1982) дигән җыентыклар чыга. 1991 елдан башлап А.Яхин мәктәп дәреслекләре чыгара башлый.

Комплекслы, яисә дисциплинара анализ күп аспектлы теге яисә бу проблеманы хәл итү өчен төрле фәннәрне тартуга нигезләнә. Әдәбият белеменә нисбәтле эстетика, философия, тарих, психология һ.б. күздә тотыла. Компелкслылыкны әдәбият белемен төрле фәннәрдән алынган терминнар белән гади “баету” дип кенә аңларга ярамый. Ул башка фәннәр казанышларына таянып әдәбият һәм сәнгатьне өйрәнүнең яңа методологиясен эшләүне күздә тота. Комплекслылык ул гади кушылу түгел, ә аларның синтезы. Төп максаты – әдәби процессның киләчәктәге үзгәрешен алдан белү, аңа тыгыз бәйләнгән икенче максат – язучының гамәлгә ашып өлгермәгән иҗади мөмкинлекләрен ачыклаудан гыйбарәт. Методология – ул өйрәнелә торган объектның төзелешен, эчке һәм тышкы бәйләнешләрен өйрәнү алымы. Моңа нигезләнгән комплекслы метод фәнни казанышларны нигез итеп алып, аңа системалы һәм комплекслы анализ алымнарын кушуны аңлата. Системалы анализ, әсәрнең эчке бәйләнешләрен, аларның әсәрдәге таркау өлешләрен җыеп, бөтенлек итүче функцияләрен тәртипкә салу дигәнне аңлата. Ә комплекс дигәндә күп төрле фәннәргә хас тикшерү алымнары күздә тотыла. Милли сәнгатьне цивилизация, культурология типлары эчендә өйрәнү өчен аларның үз эчендәге үсеш закончалыкларын белү сорала. Шундый киң колачлы гомумиләштерү катламында фикер йөртү өчен традицион алымнар куәте җитмәве ачык. Моның өчен башка фәннәрнең үзләренә хас дип уйланган алымнарын да эшкә җигәргә туры килә.

Әлеге метод әсәр анализында күп төрле мәгънәләрне аерып чыгарырга, аларны табуда укучының үзен катнаштырырга мөмкинлек бирә. Һәрбер әсәр күп төрле бәйләнешләрдән тора, шулар аша автор укучы белән әңгәмәгә керә.

Татар әдәбият белемендә структур методны куллану (А.Яхин, М.Мәһдиев, М.Бакиров, Д.Заһидуллина).

А.Яхин “Татар фольклоры системасы” (1984): аерым авторлар фольклорны я фәлсәфи планда (К.Дәүләтов), я социологик планда тикшерделәр (Н.Исәнбәт). А. Яхин аларны бергә алып бара һәм гомуми система тәкъдим итә.

Ул х.а.и. әсәрләренең социаль, танып-белү, эстетик функцияләрен ачыклаудан жанрын билгеләүгә килә. Әлеге функцияләр диалектик бәйләнештә генә система тәшкил итә. Горизонталь планда фольклор әсәрләре гносеологик һәм эстетик яссылыкта өйрәнүне таләп итә. Беренчесе – чынбарлыкны танып белү формалары, эстетик ягы – күренешләрне халыкның эстетик идеаллары яктылыгында бәяләү.

Шуларга нигезләнеп, төрле жанрлар тикшерелә (мәзәкләр, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, җырлар).

Сүз сәнгате турындагы фән гаять катлаулы булып, әдәбият тарихын өйрәнү юллары да төрле һәм күп. әдәби иҗат процессын да югарыда аталган методларга (мәктәпләргә, юнәлешләргә) сыйдырып бетереп булмый. Шуңа күрә тикшеренүченең кызыксынуларына, максатларына, индивидуаль үзенчәлекләренә бәйле аерым методларны кире кагу, кайберләренең аерым принциплары белән килешмәү, еш кына бер–ике, хәтта күбрәк метод алга куйган сорау–проблемаларны, эзләнү юнәлешләрен бергә кушып алып бару үткән чорларда да, хәзер дә күзәтелә. Мисал өчен, югарыда әйтеп үтелгәнчә, Казан университеты профессоры Й.Г.Нигъмәтуллина җитәкчелегендә алып барылган әдәбиятны өйрәнүнең комплекслы, аннары системалы–комплекслы юлы фәнни тикшеренүләрнең бер өлкәсе булып тора.

Татар әдәбият белемендә әдәбият тарихын өйрәнү методларына азрак игътибар бирелде. Нәтиҗәдә дөнья әдәбият белемендә кабул ителгән теге яки бу методның безгә үтеп керүен, үсеш–үзгәрешен махсус тикшергән хезмәтләр күп түгел. Хәзерге әдәбият белеме дөньяви кабул ителгән казанышларны үзләштерү, үзебезнең бу өлкәдәге традицияләргә таяну һәм шулар нигезендә милли үзенчәлекләр калкытып куелган эзләнүләр юлыннан бара. Төрле дәвер, чор, этап әдәбияты тарихын яңача өйрәнү юлларын тикшергәндә әлеге сорауларга да җавап эзләнелә.

Әдәбият

Зинченко В.Г. Методы изучения литературы. Системный подход / В.Г.Зинченко, В.Г.Зусман, З.И.Кирнозе. – М.:Флинта: Наука, 2002.- С.150-174.

Закирҗанов Ә.М. Яңарыш юлыннан. К.:Тат.кит.нәшр., 2008. Б.68-71

Хрестоматия по теоретическому литературоведению )Сост. И.Чернов.- Тарту, 1976. Т.1.

Томашевский Б.В. Теория литературы (Поэтика).- Л., 1926.

Тынянов Ю.Н. Поэтика. История литературы. Кино. – М., 1977.

 

 

Лекция 9. Герменевтика

Герменевтика – текстларны аңлату, аларны шәрехләү принциплары турындагы фән. Ул бүген гуманитар фәннәрне өйрәнүнең методологик нигезен тәшкил итә. Чөнки аның асылы авторның укучы белән аралашу характерын билгели.

Термин Гермес исемле Алла белән бәйле. Ул мал көтүе, сәүдә итү, юл йөрүчеләрне яклау Алласы. Башта Алла исеменнән киләчәкне әйтүче жрец -, аны оракула д.й., фикерләрен шәрехләүне аңлаткан. Соңыннан исә изге текстларны, законнарны, классик поэзияне шәрехләүгә килә. Герменевтика аңлау сәнгатен, аңлату сәнгатен, куллану сәнгатен бергәлектә карау мөмкинлеге бирә. Бу исә кызыксыну тудыра. Аның башлангычы Борынгы юнан-грек филологиясенә барып тоташа. Шулар йогынтысында Шәрыкка да шәрехләү үтеп керә. Шәрехләү теориясе гуманитар фәннәр өлкәсендә универсаль метод табу омтылышына бәйле барлыкка килә. Шәрехләүнең максаты – әсәрдәге мәгънәви кыйммәтләрне табу һәм аларны дәлилле, аңлаешлы аңлатып бирү.

Фән буларак герменевтика Х1Х йөздә Ф.Шлейермахер, В.Дильтей хезмәтләренә нисбәтле барлыкка килә. ХХ йөздә Х.Гадамер, Г.Шпет, М.Бахтин тарафыннан үстерелә.

Фридрих Даниель Эрнест Шлейермахер (1768 - 1834)- протестант динен өйрәнүче, фәлсәфәче һәм тәрҗемәче (Платон хезмәтләрен немец теленә тәрҗемә итә). Ул герменевтиканы аңлауның универсаль теориясенә әйләндерә. Алдарак дәверләрдә төрле әсәрләргә (“изге”, “классик”, “авторитетлы-дәрәҗәле”) төрлечә шәрехләү кирәк диелсә, Шлейермахер тәгълиматы текстларны типларга бүлеп карамый. Ул беренче булып шәрехләү төшенчәсен Урта гасырларга һәм үз заманына нисбәтле тикшерә. Яңа заманда (Х1Х) шәрехләүнең аңлату сәнгате булудан туктап, аңлау сәнгатенә әйләнүен күрсәтә. Галим вакыт ягыннан ераклашкан текстларны гына шәрехләү мөмкин дип чыга.

Аның фикеренчә, һәрбер язма документ ике төрле табигатькә ия. Бер яктан, ул тел системасының бер өлеше, икенче яктан, билгеле бер индивидның иҗат нәтиҗәсе. Шуңа да герменевтика алдында икеләтә бурыч тора: 1 этап: Билгеле бер тел системасының элементы буларак тел күренешен өйрәнү, ягъни тексттагы һәр сүз, һәр гыйбарә аңланырга тиеш һәм 2 этап: аның артында торган уникаль субъективлыкны ачыклау, ягъни шәхси шәрехләү. Беренче бурыч “объектив” (грамматик) шәрехләү аша табыла, текстны лексик система өлеше буларак карый, икенчесе “техник” (психологик) шәрехләү аша табыла, индивидуаль стилен тикшерә. Тикшерүче текст эченә кереп урнаша һәм шуннан үзенең фикерләре белән уртаклаша, дип аңлата ул. Шлейермахер соңгы чорда психологик, субъектив шәрехләүгә өстенлек бирә. Монда төп эшчәнлек авторның рухи дөньясына “үтеп керү, шунда яшәү” (вживание). Галим шәрехләүне реконструкция (яңадан торгызу) эше итеп карый. Яңа төзелгән модель субъектив фактордан ерак булырга тиеш, ди.

Әлеге фән әдәбият һәм сәнгатьтә аңлашылмаучылыктан бигрәк аңлау процессына йөз тота. Әдәби әсәр текстында һәрвакыт ике башлангыч яши, берсе – билгеле бер кагыйдәләргә нигезләнү, икенчесе – авторның үзенчәлегенә бәйле, алардан читләшү. Шуңа күрә әсәрне аңлау өчен әлеге кагыйдәләрне белү генә җитми, бәлки авторның сүз, фикер сөрешен тоемлау максатында аның роленә керү сорала. Ул исә «дивинация» дип аталган күренешкә китерә, ягъни текстны яңача аңлатуга, авторны тулырак ачуга бәйле һәм, иң мөһиме, бер акт белән генә тәмамланмый, ә төрле дәрәҗәдә кабатланып торучы процесс тудыра. Аны Ф.Шлейермахер «герменевтик түгәрәк» термины белән атый. Әлеге «түгәрәк» исә әдәби әсәрнең бер тапкыр укып өйрәнүдә генә аңлашылып җитмәве белән бәйле. Бу процесс «автор–әсәр–традиция» төсен ала, чөнки аңлау барышында укучы–шәрехләүче берничә тапкыр автор «образы»на керә.

Әдәби әсәрне аңлау берничә «баскыч» аша үтә: беренчесе – интуитив рәвештә бөтенне кабул итү, бу сиземләү, тоемлау белән дә бәйле һәм текстның мәгънәсен аңлау алды булып тора; икенчесе – бөтенне беренчел аңлаудан чыгып аерым өлешләрне, фрагментларны шәрехләү, ягъни бөтеннән өлешләргә таба хәрәкәт итү; өченчесе – текстның аерым өлешләрен анализлау аша бөтенне аңлауны тулыландыру, ягъни өлешләрдән бөтенгә таба кире хәрәкәт бара. «Интерпретация как вторичный (оформляющий и, как правило, рациональный) компонент понимания – это едва ли не важнейшее понятие герменевтики, весьма насущное для искусствоведения и литературоведения»[26],– дип яза В.Е.Хализев.

Шлейермахер эшчәнлеген дәвам иткән галимнәрнең берсе, немец фәлсәфәчесе, әдәбият белгече, этнолог – Вильгелм Дильтей (1833-1911). “Шлейермахер тормышы” (1870) дигән китабында табигать турындагы фәннәрдә кулланылган “аңлату” (объяснение) методына каршы “рух турындагы” гуманитар фәннәрдә “аңлау” (понимание) методын куя. Ул аны болай аңлата: үз дөньяңны аңлау күзтүләр аша бара (самонаблюдения), чит дөньяны аңлау – интуитив “керү” (вживание), бергә кичерү (сопереживание) рәвешендә, ә инде үткән мәдәният күренешләрен аңлау – аларны тарихи чорның рухи дөньясы чагылышы буларак шәрехләү юлы белән бара.

В.Дильтей “Герменевтика барлыкка килү” (“Происхождение герменевтики”) хезмәтендә “автор-әсәр” мөнәсәбәтен өйрәнеп, Шлейермахер кебек традицияне алга куймый, бәлки “реальлеккә” таяна. Шәрехләүче авторның индивидуаль дөньясына туласынча “керә” алмый, чөнки укучыдан авторга хәрәкәт иткәндә арада реальлек тора, ә ул реальлекнең үзе түгел, реконструкциясе генә. Шул рәвешле Дильтей танып белүне икегә – матди дөньяга һәм рухи дөньяга бүлә. Рухи дөньяны шәрехләү кыенрак, чөнки кеше рухы аңлау-аңлату өчен катлаулырак.

Дильтей тикшеренүләре герменевтиканы филология өлкәсеннән махсус әдәбият белеме дисциплинасы дәрәҗәсенә күтәрә.

Герменевтика үсешенең тагын бер этабы Ханс Георг Гадамер исеме (1900-2001) белән бәйле. Немец фәлсәфәчесенең төп хезмәте “Истина и метод. Основы философской герменевтики” (1960) дип атала. Ул герменевтик түгәрәк белән аңлау процессы арасындагы бәйләнешне өйрәнә. Аныңча, герменевтик түгәрәк традиция белән шәрехләүнең үзара тәэсирен аңлата. Әлеге аңлау процессы болай бара: әсәр – укучы – традиция. Бу подсистемада элементлар арасында туры һәм кире бәйләнешләр яши, ягъни тәмамланган түгәрәк барлыкка килә (замкнутый круг). Гадамер мондый фикерне яклый: “текстның яисә әдәби әсәрнең чын мәгънәсе беркайчан да тулысынча ачылып бетә алмый” (подлинный смысл текста или худ.произведения никогда не может быть исчерпан полностью). Әлеге принцип бердәнбер дөрес шәрехләүне бирүне кире кага, һәм бертөрле дөрес мәгънәләрнең күп булу мөмкинлеген ача.

Аның фикеренчә, һәрбер шәрехләүче үз алдына сораулар куя, һәм бу сораулар мәгүматларны тулыландыру белән бәйле, ләкин сорау куяр өчен күпмедер мәгълүматлы булырга кирәк, димәк, тикшерүченең гомуми мәгълүматы бар.

Герменевтика Европада кулланыла башлаган вакытта рус әдәбият белемендә дә кызыксыну көчәя. Ул Густав Густавович Шпет (1879-1940), Ю.Н.Тынянов, Г.И.Богин исемнәре белән бәйле. ХХ гасырның 2нче яртысында Юрий Борев җитди өлеш кертә. “Искусство интерпретации и оценки. Опыт прочтения “Медного всадника” хезмәтендә (1982) Ю.Борев әдәбият белеменә тәнкыйть методы буларак герменевтика методын алып килә. Тәнкыйди анализның 1 этабы – эшкә керешү позициясен сайлау.2 нче этабы – өйрәнү прем-ка якыная (тар-мәд, чаг-тар, антологик-генетик һ.б.); 3 этап – микроанализ. Әлеге методны ул “игътибарлы уку” дип атый. Аның тикшеренүләре биографик методка да якын. Әсәрне анализлау вакытында биографик, мәдәни, тарихи контекстларны куллануны яклый.

Европада герменевтик методны тәнкыйтьләү очраклары да ешая. ХХ гасыр ахырында Англиядә “яңа тәнкыйть”, Франциядә “импрессионистик тәнкыйть” - әсәргә нигезләнеп үз фикерләреңне аңлату) дигән мәктәпләрнең барлыкка килүенә китерә. Шул ук вакыта герменевтика белән бәйле юнәлешләрне бер баш астына җыю омтылышы ясала.

 

Хәзерге әдәбият белемендә герменевтикага бәйле шәрехләүнең күп төрле модельләрен һәм методикаларын эшләү дәвам итә.

Герменевтика татар әдәбият белемендә һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Әдәбият турындагы фән формалашканчы ук, шәрехләү алымы «текстны өйрәнүнең, әдәби әсәрне үзләштерүнең бер мөһим алымы һәм формасы буларак»[27] киң таралыш алган. Татар сүз сәнгатендә иҗат ысулы һәм поэтик форма буларак нәзыйрә («башка бер авторның теге яки бу әсәре тәэсирендә туган, аңа охшатып язылган әсәр») кулланылу да моңа этәргеч бирә. Чөнки, кагыйдә буларак, автор «үз көндәшенең яисә үз остазының әсәрендәге теге яки бу моментны ныграк яктыртырга, я аларны кире кагарга, пародия объектына әйләндерергә, я булмаса бүтәнчәрәк аспектта чагылдырырга омтыла»[28]. Әдәбияттагы әлеге үзенчәлек ХХ йөз башында формалашу процессы кичергән әдәбият белмендә теге яки бу дәрәҗәдә чагылыш таба. 1920 елларда дөнья күргән Г.Сәгъди, Г.Рәхим, Г.Газиз дәреслекләрендә шәрехләүнең аерым үрнәкләре белән очрашабыз. Алдагы елларда М.Гайнуллин, Х.Госман, Г.Халит, Ф.Мусин, М.Хәсәнов һ.б. герменевтика принципларына мөрәҗәгать итә. Хәзерге әдәбият белемендә герменевтика тикшеренүләрнең методологик нигезләмәләреннән берсе булып тора һәм фәнни хезмәтләрдә (еш кына башка методлар белән янәшә) киң урын ала.

 








Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском по сайту:



©2015 - 2024 stydopedia.ru Все материалы защищены законодательством РФ.