Сделай Сам Свою Работу на 5

Академические школы в русском литературоведении. М.:Наука, 1975. – С. 300-400





Лекция 1. Кереш.

Гуманитар белем системасында әдәбият турындагы фән тарихы гаять мөһим, фундаменталь тарихи-филологик дисциплина булып тора. Әлеге курс әдәбиятны өйрәнүдә теоретик идеяләр, концепцияләр үсеше турында мәгълүмат бирә; борынгы чорлардан алып бүгенге көнгә кадәрге әдәби-фәнни тикшеренүләр белән таныштыра: әдәбият белемендә төп юнәлешләр һәм мәктәпләр; аерым галимнәр эшчәнлеге, төп методларның асыл үзенчәлекләре һ.б.

Курсның максаты – әдәбият турындагы фән үсешенең төп тенденцияләре, аларның теоретик һәм методологик аспектлары белән танышу; яшь әдәбиятчыларга филологиядә эшләнгән, табылган методлар белән эшләү күнекмәләре бирү.

Әдәбият белемен өйрәнүнең күпгасырлык тарихы бар. Аның чорларга бүленешендә түбәндәгеләр аерып чыгарыла:

1) борынгы һәм Урта гасырларда әдәбият фәне: а) борынгы Грециядә әдәбият белеме; б) гарәп-фарсыларда әдәбият турындагы фән туу; в) гарәп-фарсы поэтикасының төрки телле халыкларга үтеп керүе.



2) 18 гасырда әдәбият турындагы фән.

3) 19 гасырда әдәбият белеме. Яңа фәнни парадигма барлыкка килү.

4) 20 гасырда әдәбият белемендә юнәлешләр, мәктәпләр, методлар.

Әлеге бүленешкә нисбәтле татар әдәбият белеме тарихына караган мәсьәләләр дә игътибар үзәгендә булачак.

Әдәбият белеме фәне тарихы үзе үк бу мәсьәләгә тарихи планда якын килүне аңлата. Хәзерге фәндә әдәби төзелмәләрне (литературные образования), әдәби күренешләрне форма һәм эчтәлек ягыннан чыгып төркемләү күзәтелә. Алар түбәндәгеләр:

1) эчтәлекне алга чыгарып өйрәнүче юнәлешләр (психологик мәктәп, культура-тарих мәктәбе, социологик мәктәп;

2) форманы алга чыгарып өйрәнүче юнәлешләр (формаль метод; структурализм, нарратология һ.б.);



3) үзара бәйләнештәге инстанцияләргә (баскычларга) бәйле бүленеш-төркемләү: а) автор инстанциясе – автор ролен алга чыгару (биографик метод, психоанализ, психологик юнәлеш); б) текст инстанциясе – текстның әһәмиятен, ролен алга чыгару (структурализм, постструтурализм); в) укучы инстанциясе – укучы ролен алга чыгару (рецептив эстетика, герменевтика); г) тексттан тыш шартларны алга чыгару (культура-тарих мәктәбе, социологизм).

 

Борынгы һәм Урта гасырларда әдәбият турындагы фән. Урта гасыр гарәп-мөселман поэтикасы.

Әдәбият белеме төрле халыкларда төрлечә һәм төрле чорларда формалаша. Аеруча борынгылар булып кытай, индия (санскрит), грек һәм рим, гарәп әдәбиятлары санала. Аларда теоретик поэтиканың беренче, иртә системалары барлыкка килә. Шуны да билгеләп үтик, фәндә әдәбият белеме белән кызыксыну борынгы Грециядә б.э.к. 4-3 гасырларда башланган дип санала. Ә инде борынгы Римда б.э.к. 3-2 гасырда, кытайларда б.э.к 1 гасырда һәм б.э. башында.

Татарларда әдәбият белеменә караган мәгълүматлар борынгы заманнарда мифологик күзаллаулар төсендә формалаша. Ислам динен кабул иткәч, гарәпләрдәге сүз сәнгате хакындагы фән - бәлягать татар әдәбият белеме төп чыганакларының берсенә әверелә. Гарәп Көнчыгышында фән үсеше, беренче чиратта, борынгы грек әдәбият белеменә нигезләнә.



Әдәбият турындагы фән үсешенә Платон һәм Аристотель гаять зур өлеш кертә. Аристотельнең (б.э.к. 384-322) 1нче концепциясе әсәр эчтәлеге белән бәйле. Ул әдәби әсәрдә сурәтләнгәннәр тормышны кабатларга, ягъни мөмкин кадәр тормышка якын булырга тиешләр дип саный һәм мимесис (охшату-кабатлау) теориясенә нигез сала. Аристотельнең 2 нче концепциясе катарсис (чистарыну) белән бәйле. Әдәби әсәр кешегә тәэсир итеп, хис-кичерешләрен, тойгыларын кузгата һәм шуның белән аның күңелен чистарта. “Поэтика” хезмәтендә ул әсәрнең төрләргә бүленеше, жанрлары һәм образлылык төшенчәсен ача-аңлата. Теге яки бу образ кеше күңелендә яши алсын өчен билгеле бер тел-сурәт чаралары аша тасвирлануын билгели. Шул рәвешле, ул беренчеләрдән булып язучы стилеконцепциясен аңлатуга килә.

Платон әдәбият кешенең чынбарлыкка мөнәсәбәтен чагылдырырга тиеш дип саный. Ул идеалистик эстетикага нигез салучы булып санала.

Урта гасыр гарәп-мөселман поэтикалары төрки-татар әдәбиятында поэтик сәнгать турында күзаллаулар гарәп, фарсы, төрки телле фикер ияләренең поэтика турындагы хезмәтләре йогынтысында формалаша. ХХ гасыр башына кадәр беренче теориягә бәйле хезмәтләрдә, дәреслекләрдә, Д.Заһидуллина фикеренчә, гарәп-мөселман поэтикасына караган хезмәтләргә таяналар: Ибн әл-Мөгътазаның “Китаб әл-бәдигъ” (“Яңа стиль турында китап”), Радийяның “Тәрҗемал әл-бәлагъ” (“Бәлягать буенча тәрҗемәләр”), Г.Навоиның “Мизан әл-вәзен” ("Шигъри үлчәмнәр үлчәве”), З.Бабурның “Рисаләи гаруз” (“Гаруз турында китап”) һ.б.

Гарәп-мөселман мәдәниятендә поэтика грамматика һәм риторика белән тыгыз бәйле була. 8-15 гасырларда гарәп классик филологиясе система буларак үз эченә грамматиканы (нәхү), риториканы һәм поэтиканы ала.

Әйтелгәнчә, поэтик сәнгать турында күзаллау, ягъни поэтика формалашкан борынгы әдәбиятның берсе булып гарәп әдәбияты санала. Поэтика фәне 8-11 гасырларда барлыкка килә, дип санала. Бу чорда гарәпләргә антик дөньяның фәнни-фәлсәфи казанышлары үтеп керә. Аристотель фәлсәфәсе аеруча зур кызыксыну тудыра. Моның башында әл-Кинди (як.800-870) тора, соңрак әл-Фәраби (870-950) һәм Ибн Сина (980-1037) дәвам итә.

Алар арасында татар укучысына аеруча якын булганы – Ибн Синаның “Китап әш-шифа” китабы була. Үз вакытында ук даны доктор һәм фәлсәфәче буларак тарала. Ибн Сина поэтик әсәрләрне ике төркемгә бүлә: берләрендә вакыйга чынбарлыкка тулысынча туры килә, әмма алар укучы хисләренә көчле тәэсир итми, икенчеләрендә сурәтләнгән күренешләр чынбарлыкка туры килми, әмма автор фантазиясе күбрәк урын алганга, алар укучыга көчлерәк тәэсир итә. Поэтик әсәрләрне ул эчтәлегенә һәм образлылыгына карап бәяли, моңа шулай ук интонациясен, охшату дәрәҗәсен һәм ритмлылыгын кертә.

Аристотель хезмәтләренә аңлатмалары белән Мөхәммәд Ибн Әхмәд ибн Рөшде һәм Насреддин Туси кебек авторлар танылу ала. Соңгысының “Әсәс әл-игътибас” (“Охшату-кабатлау өчен нигез”) аеруча киң тарала. Ул поэзиянең төп үзенчәлеге буларак охшату-кабатлауны (подражание, мимесис) һәм сурәтләнгәннән рухи канәгатьлек кичерүне (катарсис) атый, аерып чыгара. Шул рәвешле мимесис һәм катарсис турындагы концепцияләр таралышына китерә.

Шулай итеп, 9-11 гасырларда мөселман халыклары борынгы грекларның фәлсәфи-эстетик мирасын файдалана башлый. Шуны билгеләргә кирәк: антик мирас гарәпләргә үз теорияләрен булдыру өчен алыштыргысыз җирлек булып тормый, нигездә өйрәнү мәктәбе була.

9 гасырда уртак поэтика (бәлягать) материалында фәнни юнәлеш формалаша – ул гыйлем әл-бәдигъ – поэтик фигуралар, ритм, рифма турындагы өйрәтүләр. Ул үз эченә берничә фәнне берләштерә:

- Поэтика (гыйлем әл-бәдигъ);

- Стилистика (гыйлем әл-бәян);

- Образлылык (гыйлем әл-мәган);

- Гаруз – гаруз турындагы фән (Әхмәд-әл-Фәрихиди)

Әл-бәдигънең Урта гасыр гарәп әдәбиятында таралышына бәйле ике төрен, линиясен аералар: 1- әдәби-тәнкыйди; 2 – Коръәни. Беренчесе филологларның борынгы поэзияне җыюы, бәяләве, шәрехләве белән бәйле; икенче төре, линиясе Коръәнне аңлату, тәфсирләү белән бәйле.

Беренче юнәлеш тарафдары буларак әл-Җаһиз “Китаб әл-бәян” хезмәтендә әдәби әсәрне сөйләм, шигърият, мөрәҗәгать дигән төрләргә бүлеп карый. Икенче юнәлеш (Коръәни) тарафдары Ибн әл-Мөгътәззә “Китаб әл-бәдигъ” трактатында 5 сурәтләү чарасын аерып тикшерә: истигарә (метафора), тәҗнис (охшату), мөтабәка (каршы кую), әл-мәхзаб әл-каләми (силлогизм).

Шигырь теориясен аңлатучы китап буларак Кодама бине Җәгъфәрнең “Нәкыд әш-шигырь” хезмәте языла. Автор әдәбиятның ике – нәсер (чәчмә) һәм назым (тезмә) формасын аерып тикшерә. Поэзиянең жанрларын аеру омтылышы ясый: мактау, хурлау шигыре, акыллы сүз әйтү һәм күңел ачу төсендә язылу һ.б. Ул чорда киң таралыш алган касыйдәгә аерым туктала. Әлеге өч хезмәт гарәп әдәбият теориясенә нигез сала, дип билгели Д.Заһидуллина. Алга таба теоретик мәсьәләләр 3 юнәлештә өйрәнелә башлый: 1) поэтик фигуралар, 2) шигырь төзелеше, 3) әдәби тәнкыйть.

“Гарәп поэтикасы тәэсирендә, нәкъ шушы структурага һәм терминнарга мөрәҗәгать итеп, фарсы телендә хезмәтләр дөнья күрә. Арада Радуяни, Рәшит Ватват, Шәмсе Кайс Рази, Вахит Тәбризи һ.б. авторлар бар.

Гарәпләрдә әдәби тәнкыйть ике юнәлештә үсә: шартлы рәвештә гамәли һәм теоретик д.а. була. Гамәли юнәлеш – шагыйрьләр үз әсәрләрендә башка автор иҗаты турында фикер әйтә. Теоретик юнәлеш – фәнни язма-трактатлар язылу белән бәйле. Җыентык рәвешендә күләмле “Китаб әл-мәгани” (“Поэтик мотивлар китабы”) нең китаплары басыла.

Әсәр кимчелекләрен билгеләү өчен, аларны бәяләү принциплары булдырыла. Иң зурысы, әһәмиятлесе булып “гамуд аш-шиир” (столп поэзии) тора. Алар түбәндәгеләр:

- Поэтик мотивның күтәренкелеге һәм дөреслеге;

- Шигъри формаларның күплеге һәм дөреслеге;

- Сурәтләүнең төгәллеге;

- Чагыштыруларның уңышлы булуы;

Моннан тыш тагын мондыйлар билгеләнә:

- Поэтик текстның өлешләре арасындагы бәйләнеш;

- Метафора субъекты һәм объекты арасындагы гармония;

- Рифмалар туры килү, төгәллек.

Гарәп поэтикасының нигезен билгеләүче төшенчәләрнең берсе буларак метрика тора. Аңа Хәлил ибе Әхмәд Фәрихиди исемле галим нигез сала. Гаруз гыйлеме фарсы әдәбиятына, соңрау төрки телле әдәбияларга үтеп керә һәм шигырь төзелеше системасын аңлата башлый.

Гарәп-фарсы шигырь теориясенә таянган хәлдә 15-16 гасырларда төрки телләрдә теоретик хезмәтләр языла: Галишер Нәвоинең “Мизан әл-вәзен” (Шигъри үлчәмнәр үлчәме”), Заһретдин Бабурның “Рисаләи гаруз” (“Гаруз турында китаб”).

Әдәбият

 

1. Академические школы в русском литературоведении / П.А.Николаев, А.И.Баландин, А.Л. Гришунин и др.-М: Наука, 1975. – 515 с.

2. Западное литературоведение ХХ в.: Энциклопедия. Гл. Научн.ред. Е.А. Цурганова. – М:Интрада, 2004. – 560 с.

3. Зинченко В.Г. Методы изучения литературы. Системный подход / В.Г.Зинченко, В.Г.Зусман, З.И.Кирнозе. – М.:Флинта: Наука, 2002.- 200 с.

4. Основы сравнительного и сопоставительного литературоведения: Учебное пособие по спецкурсу / Автор-сост. В.Р.Аминева. – Казань: Казан.гос.ун-т, 2007. – 48 с.

5. Заһидуллина Д.Ф.История науки о литературе у татар.К, 2007. – Б.6-23.

 

Лекция 2. Төрки әдәбият белеме формалашу

 

Татар әдәбияты үсешенә гарәп-фарсы, аеруча фарсы әдәбияты көчле йогынты ясый. Дини-дидактак эчтәлекле әсәрләрдә авторларның иҗтимагый карашлары, дөньяны аңлаулары, фәлсәфи уйланулары чагыла, еш кына астрономия –медицина, тарих мәсьәләләре чагыла. ҮЗ әсәрендә әдип башка фикер ияләре белән бәхәскә керә, аларны яклый йә кире кага. Шул рәвешле, синкретизм күренеше төрле фән тармакларын аерып чыгармыйча гына үстерү, алга җибәрү мөмкинлеге тудыра” (Заһидуллина. Әдәб.канун-ы, Б.34). Синкретизм бездә 19 гасырга кадәр яши.

Әдәбият белеме, фән турындагы фикерләр әдәби үсешне кабатлый. Дини-иҗтимагый фикер белән тыгыз бәйлелек аның үсешен билгеле бер дәрәҗәдә тоткарлый да. 13-16 йөзләрдә әдәбият фәне аерым бер фикерләр рәвешендә яши. 17-18 йөзләрдә яңага йөз тоту булса да, зур нәтиҗәләргә китерми – фәнгә, гыйлемгә сусау дәвере диләр.

Татар әдәбияты теоретик фикерләрне әйтү, укучыга җиткерү ролен башкара. Шуңа да әдәбият белеме тарихын өйрәнүдә мөһим чыганак ролен үти.

Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы – синкретизмның бер үрнәге. Монда авторның дөньяга карашы, әдәп-әхлак, ватан иминлеге, җитәкче-хөкемдар, ислам дине, Аллаһны ярату һ.б. фикер-өйрәтүләр урын алган. Әсәр белән татар иҗтимагый фикере тарихына нигез салына.

Автор сәнгать вазифасы, әсәр язылу максаты хакында уйлана – аңын уятсын, күңелен йомшартсын. Шигырь кануннарына таянуын, строфаларның робагый рәвешендә эшләнүен әйтә. Әсәр төрки традицияләрдә – силлабик үлчәмдә язылган. Теоретик фикерләр сүз башы һәм бетем-хатимәдә бирелгән.

13 йөз ахыры – 14 йөз башында яшәгән Рабгузи иҗатында да теоретик мәсьәләләр искәртелә. Автор “Бәһарият” (“Яз”) әсәренең газәл жанрында булуын искәртә.

14 йөз шагыйре Котб “Хөсрәү вә Ширин” дә керештә һәм беренче бабта фәлсәфи, теоретик мәсьәләләр бирә. Әсәрнең язылу максаты – әдәбиятның вазифасын ачу кебек аңлатыла.

16 йөз шагыйре Хәразми “Мәхәббәтнамә”сендә шигырь төзелешенә бәйле мәгълүматлар урны ала. 11 хат-бүлек арасына автор төрле жанрга караган шигырьләр урнаштыра; үзе үк аларның жанрын күрсәтә. Д.Заһидуллина:”Теоретик фикер кагыйдәләр рәвешендә түгел, бәлки жанр исемнәре төсендә тәкъдим ителә”. Ул әдипләрнең әдәби тәҗрибәсенә таяна һәм язучыга иҗат эшендә, укучыга әсәрне кабул итү барышында кирәк була торган фикерне әдәби әсәр аша җиткерә.

С.Сараи “Гөлестан бит-төрки” әсәрендә язылу максаты итеп яшәеш мәсьәләләре буенча укучыга киңәш, үгет-нәсихәт бирүне күрсәтә. Икенче урында иҗат эшен хис-кичереш, мәхәббәт хисе белән бәйли.

Әсәрнең максаты, нинди үлчәм, жанрда язылуына Мәҗлесинең “Кыйссаи Сәйфелмөлек” (16 й.б.) дастанында очрашабыз. Шагыйрь хәсрәтле, кайгылы вакытта кулына каләм ала, ди автор.

Мөхәммәдъяр поэмаларында исә әсәрнең кереш, йомгак өлеше теоретик мәсьәләләргәбагышланса да, сүз шагыйрьлек хезмәте турында. “Төхфәи мәрдан” да автор талантның Алладан бирелүен шигырьнең нинди булырга тиешлеген билгели.

“Нуры содур”ның (1542) төрки телдә, назым белән язылуын әйтә. Шулай ук поэманың бурыч-максатларына киң туктала.

Татар әдәбият белеменең җирлеген тәшкил иткән беренче чор 16 гасыр урталары белән тәмамлана.

Татар поэзиясе Якын Көнчыгыш поэзиясе традицияләренә таяна. Биредә исә гаруз-метрик шигырь төзелеше мәйдан тота. Гаруз озын һәм кыска иҗекләр чиратлашуыннан барлыкка килгән кечкенә метрик берәмлекләр – ритмик буыннар хасил итә. Гаруз гыйлеме, шигырь юлларында ритмик буынның кайда урнашуына карап, үлчәүләр – бәхерләргә исемнәр бирә (Төп үлчәүләр саны – 19). Һәр телнең үзенчәлегеннән чыгып, яңадан-яңа оригиналь үлчәүләр барлыкка килә.

Силлабик шигырь исә төрки әдәбиятларга хас булып, сурәт тудыру, хикәяләү үзенчәлекәренә шигырьне җайлаштырудан барлыкка килгән.

Ә менә жанрларны яңа туфракка күчереп утырту күзәтелә. Гарәп-фарсы әдәбиятларында формалашкан гаруз, мәснәви, газәл, кыйтга, “тартмалы композиция” кебек жанрлар Алтын Урда әдәбиятында ныклы җирлек ала.

1) Теоретик фикернең күпчелеге – әдәбиятның бурычы, вазифасы, шагыйрьлек хезмәте хакында. Шуңа бәйле әдәбиятның мөһим сыйфатлары ачыла.

2) Урта гасырлар әдипләре төрле мәсьәләдә үзләренә кадәргеләр белән бәхәсләшеп, килешеп, һәр өлкәдә диярлек яңа сүз әйтә алганнар.

3) Матур әдәбият теле, сурәтле булуы белән фәнни хезмәтләргә караганда тизрәк таралган. Әдипләр исә сюжет аша фәнни белем дә тараткан.

Ислам дине кабул ителү белән рун язуы кыскартыла һәм гарәп графикасы тарала.

М.Кашгарыйның “Диване лөгатет-төрк” (1172) хезмәтендә үк гарәп-фарсы йогынтысы сизлә. Й.Баласагунлының “Котадгу белек” (1069) әсәрендә дә әлеге тәэсир урын ала.

Иярү төрләре: 1) уртак сюжет; 2) нәзыйрә – тема һәм үлчәмнән тыш, рифманың еш кына аерым сурәтләрнең дә саклануы шарт.

Котбның “Хөсрәү вә Ширин”е Низаминең шул исемдәге поэмасына нәзыйрә итеп язылган.

15-16 йөзләрдә нәзыйрәчелек тәрҗемә итү рәвешен ала башлый. Фарсыдан “Кәлилә вә Димнә”, “Каһарман катыйль”, “Тутыйнамә” һ.б. тәрҗемә ителә.

Нәзыйрә әсәрләр милли әдәбиятны алга җибәрүгә өлеш кертсә, тәрҗемә исә теоретик үрнәк хезмәт ролен үти алмый. Бу теоретик фикер үсешен тоткарлый.

Төрки дөньяның коньягында әдәбият үсеше күзәтелә. Үзбәк шагыйре Галишер Нәваинең (1441-1501) “Мизанел әүзан” (“Шигъри үлчәмнәрнең үлчәве”) китабы махсус шигырь төзелешенә багышланган хезмәт булып тора. Нәваи гарәп һәм фарсы өйрәтүләрен төрки телгә җайлаштырып кына калмый, бәлки аның үсеш юнәлешләрен дә таба. Әһәмияте – теоретик хезмәтнең төрки телдә языла алуын күрсәтә.

Бөек Моголлар дәүләтенә нигез салучы Заһретдин бине Мөхәммәт Бабур (1483-1530) “Бабурнамә” исемле трактат яза. Ул билгеле булган хезмәтләргә, әсәрләргә анализ ясый. Нәваи хезмәтен югары бәяли, хаталарын да күрсәтә. Бабур гаруз үлчәмнәрен, төрки поэзия материалында карый. Нәваи эшен яңа баскычка күтәрә. Галишер фикеренчә, Бабур хезмәте төрки гарузның мөстәкыйль фән тармагы булып аерылып чыгуын тәэмин итә. Әлеге ике трактат Идел буенда да киң тарала.

 

Әдәбият

Заһидуллина Д.Ф.История науки о литературе у татар.К, 2007. – Б.23-44.

Миннегулов Х.Ю. Этапы развития тюрко-татарской, античнгой и русской литератур. – Казань: Ихлас, 2014. – 288 с.

Ганиева Р.К. Традиции Восточного Ренессанса в тюркских литературах Средневековья и Нового времени. – Казань: Изд-во “Фэн” АН РТ, 2014. – 272 с.

Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәр: өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз.- Казан: Мәгариф, 2007. 112 б.

Заһидуллина Д.Ф. Әдәбият кануннары һәм заман. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2000.- 271 б.

 

 

Лекция 3 . 18 йөздә әдәбият турындагы фән. 19 йөздә әдәбият белеме. Биографик метод. Мифологик мәктәп.

15-17 йөзләрдә (Яңарыш чоры) Европа әдәбияты Борынгы Рим әдәбиятына нигезләнә һәм канунчылыкка ияреп үсә. Әдәбият белеменә өлеш керткән хезмәтләрдәнА.Баумгартенның “Эстетика”сы игътибарга лаек. Ул эстетиканы матурлыкбелән бәйләп карый һәм аның урнашуына, җирләшүенә өлеш кертә.

Әдәбиятны матурлык кануны. Төшенчәсе аша кабул итүне, бәяләүне алып килә. Бу мәсьәләдә аеруча көчле этәргеч бирүче хезмәт булып Никола Буалоның “Поэтическое искусство”сы (“Поэтик сәнгать”) санала.

 

Н.Буало – француз классизмының танылган теоретигы, чор әдәбиятының үсеш тенденцияләрен үз поэтикасында гомумиләштерә.

Никола Буало-1636 елның 1 ноябрендә фр-з буржуазиясе гаиләсендә туа. Әтисе адвокат, Париж парламенты чиновнигы. Собоннаның юридик факультетын тәмамлый, әмма бу төр эшчәнлек аны кызыксындырмый. Шигырҗләр, сатира әсәрләре яза башлый. Бу чорда уо Мольер, Лафентон, Расин кебек танылган классицизм әдәбияты вәкилләре белән таныша. Танылу алган хезмәтләре булып 1670 елларда язылган тугыз “Послание!, “Трактат о прекрасном”, поэма “Налой” һәм “Поэтическое искусство” тора.

Буало король сараена якын кеше була. 1677 елны ул рәсми тарихчы итеп билгеләнә. Озак вакытка иҗат эшеннән читләшеп тора. 90 елларда сатирик әсәрләр яза. 1711 елда вафат була.

Классицистлар кеше акылын универсаль авторитет итеп күтәрәләр, ә аның идеал чагылышы борынгы классик әсәрләрдә чагыла. Шуңа да әсәр фабуласын, геройларын сайлаганда антик чорга охшату төп таләп булып яңгырый, бер төрле сюжетларның, геройларның кабатлану шуның чагылышы булып тора. Аларның эстетик теориясе рационалзим фәлсәфәсеннән үсеп чыга. Декарт ике капма-каршы башлангычны алга куя: матди һәм рухи, хисчәнлек һәм акыл. Ул әдәбияттв акыл һәм хис кашылыга китерә һәм Корнель, Расин трагедияләрендә үзәк урынны ала.

Классицизмның эстетик идеалы: матурлык аңлатмасы төрле була алмый, зәвык та төрле түгел. “О вкусах не спорят” урынына алар метафтизик антитезаны куялар: “яхшы” һәм “начар” (дурной”) зәвык. Классик поэтиканыэ норматив характеры әсәрләрнең жанрын билгеләгәндә дә чагыла: кешенең көндәлек гамәлләре түбән жанрларда чагыла: комедия һәм сатира. Көчле хисләр, теләкләр бәрелеше “бөек” жанрда чагыла: трагедия, тыныч, салмак тормыш күренешләре исә иделлиядә чяагыла. (!8 йөздә Дидроның мәгърифәтчелек эстетикасы нәкъ менә жанрлар иерархиесенә (баскычына) үзенең тәнкыйтен, утын юнәлтә.

 

Буалоның эстетик карашлары этик идеаллары белән тыгыз бәйле. Шуңа да әдәбиятка дилетантларча җиңел караучыларны кире кага. Чын әдәби репутацияне юкка чыгаручыларны тәнкыйтьли.

Ул әсәрләрне тормышка бәйләп иҗат итүне һәм бәяләүне яклый. Тормышны кабатлау (кабаттан торгызу) ягыннан икегә бүлә: 1) югары жанр; 2) түбән жанр. Аныңча, югары жанр – тормыштан аерылган, тормышта булмаган, хыялга нигезләнеп язылган әсәр. Әмма ул кешегә ныграк тәэсир итә. Түбән жанр тормышта ничек бар – шулай сурәтли, халыкчан телдә иҗат ителә (сатирик җыр, комедия һ.б.).

Әдәбиятта җитди үзгәрешләр канунчылык бетеп, Яңа заманга аяк баскач күзәтелә.

...

Европада әдәбият белеме фән буларак 18 йөзнең 2 нче яртысы – 19 йөз башында формалаша. Шуннан соң кыска вакыт эчендә юнәлешләр һәм мәктәпләр тудыра.

Классик антик чордан 18 гасыр урталарына кадәр Аристотельнең “Риторика” һәм “Поэтика” сы әдәбиятны өйрәнүдә төп теоретик хезмәт булып санала. 18 йөздә социаль-гкманитар фәннәр барлыкка килә. Моңа нигез булып түбәндәге принциплар тора:

1) яшәешне “физик реальлек” дөньясына һәм специфк “кеше дөньясына” бүлү.

2) тарихилык – кеше табигате тарихи үсештә үзгәреп тора. Бөтендөнья культурасына тарихи бердәм, органик процесс итеп карый һәм иҗтимагый яшәештә һәр этабы кирәкле звено булып тора.

3) төрле культура феноменнары барлыкка килүне субъектив эшчәнлек һәм генетик принципка нигезләнеп аңлату. Ул моңа кадәр традицион фикерләүнең нигезен билгеләгән объектив онтологизмга алмашка килә.

Әдәбият белеменең гомумметодологик принциплары 19 йөзнең 1 чирегендә үк Европа романтикларында урын ала. Алар әдәбият турындагы фән алдына җитди сораулар куялар. Аның берсе – иҗат ителгән әсәренә автор мөнәсәбәтен билгеләү. Бу исә биографик методның формалашуына китерә. Аның башында Шарль-Огюстен Сент-Бев тора.

Шарль-Огюстен Сент-Бев (1804-1869) француз тәнкыйтьчесе, шагыйрь, язучы. “Жозеф Делорм тормышы, шигырьләре һәм фикерләре” (1829) дигән поэтик җыентыгы аңа киң танылу алып килә. Китапта кешенең рухи тормышына җентекле игътибар бирелү авторның романтик пландагы эзләнүләрен күрсәтә. Сент-Бевның төп җыентыклары: “16 гасыр француз поэзисенә һәм француз театрына тарихи һәм тәнкыйди күзәтү” (1828); “Әдәби-тәнкыйди портретлар” (1-5 кисәкләр, 1836-1839); “Шатобриан һәм Империя дәверендә аның әдәби тирәлеге” (1861).

Сент-Бев тикшеренүләренең төп юнәлеше – иҗатчының биографиясе белән кызыксыну һәм шуның белән әдәбиятта беренче фәнни методка нигез сала.

Биографик метод язучының биографиясен һәм шәхесен иҗатчының иң мөһим, хәлиткеч шарты буларак тикшерә[1]. Әлеге метод нигезен субъективлык принцибы һәм “кеше табигате” үзгәрмәү турындагы мәгърифәтчелек тәгълиматы синтезы тәшкил итә. Әлеге метод тарафдарлары әдәби әсәрне язучының үз–үзен чагылдыру, уй–фикерләрен, дөньяга карашын, яшәү рәвешен, теләк–омтылышын белдерү чарасы итеп карыйлар. Икенче төрле әйткәндә, язучы «мин»е белән иҗатчы «мин»е арасында аерма юк дип саныйлар. Аңлашылганча, әдәби әсәрне бөтен тулылыгында аңлау өчен авторның ата–анасы, туганнары, якыннары турында мәгълүмат тупларга кирәк. Моңа аның үсү һәм тәрбия шартлары, кайда, ничек белем алуы, укыган китаплары, кызыксынулары, нинди характер сыйфатлары чагылуы өстәлә. Биографик метод кешенең билгеле бер шартлар тәэсирендә үзгәрүен инкарь итми. Шуңа да язучының дөньяга карашындагы үзгәрешләр (психикасының көчле һәм йомшак яклары, акчага, хатын–кызга (ир–атка) мөнәсәбәте, дини карашлары һ.б.) иҗатында да чагылыш таба.

Сент-Бев тарихилык принцибына таянып, төрле вакытта тудырылган әдәби дөньяларның кыйммәте тигезлеген яклый: урта гасырлар шагыйре иҗатымы яисә Х1Х йөздә яшәгән Гюгомы. Ә инде әдәби иҗатның мөһим субстанциясе булып иҗатчының шәхесе тора, ди. Әдәби әсәр ул автор “мин”еннән алынган күчермә (слепок). Язучының тарихы, аның әсәрләрендә чагылыш таба, әсәр аның натурасыннан аерылгысыз. Шуңа да кешенең үзен белмичә, аның әсәре турында фикер йөртү, бәя бирү авыр. Язучыларны ул кеше буларак табигатьтән бирелгән характерлары, темперамент тибы итеп карый. Портрет тудыруны Сент-Бев әсәрнең “портретын” төзү дип түгел, бәлки әсәрдән этәрелеп, язучы турындагы фактларга таянып (көндәлекләр, хатлар, замандашлары фикере һ.б.) язучының үз портретын тудыруы дип билгели.

Сент-Бевның төп карашлары “Шатобрион в оценке одного из близких друзей в 1803 г.” хезмәтендә урын ала. Ул болай дип яза: “Я могу наслаждаться тем или иным произведением, но мне затруднительно судить о нем помимо моего знания о самом человеке; я бы сказал так: какого дерево, таковы и плоды. Вот почему изучение литературы совершенно естественным образом приведет меня к изучению психологии. (40) Борынгы чор әсәрләрен без тулысынча бәяли алмыйбыз, чөнки мәгълүматыбыз юк. Без әсәрне укып, бәяләргә омтылсак та, бары хыял ярдәмендә авторын, язылу шартларын күз алдына китерәбез.

Хәзерге авторларны бәяләгәндә бурычлар үзгәрә. “Познать и познать как можно основательней каждого нового человека, в особенности если человек этот – яркая и прославленная личность – вот насущное дело, которым отнюдь не следует пренебрегать (41).

Без әлегә кеше акылын, әхлагын күреп, аңлап, аңлатып бетерә алмыйбыз. Шундый вакыт килер, бер талантлы кеше әдәби төркемнәрне, гаиләләрне аерып чыгарып, аларның асылын, рухын билгеләр.

Язучы иҗатын туган туфрагына, туганнарына бәйле өйрәнә башларга кирәк (42). “Глубокое физиологическое знание фамильных черт, изучение родственников по восходящей линии и предков могло бы пролить яркий свет на потаенные м существенные особенности того или иного ума; однако чаще всего все эти глубокие корни скрываются во тьме, недоступны для нас; если же онисокрыты не полностью, то, наблюдая их, можно извлечь значительную полҗзу” (42).

Сент-Бев бүген дә сокланып укый торган әдәби портретлар тудыра. Монда психологик интуициясе көчле булу чагылса, әлеге методның көчсезлеге, йомшаклыгы да шунда. Бердән, әсәрдә язучы “характерының” копиясен күрү теләге шик тудыра; икенчедән,ул психологияне мәгърифәтчеләр рухында хәл итә. Аның өчен шәхес тарихи субъект түгел, ә табигый “характер”; өченчедән, әдәби тәнкыйтьне психология эчендә эретергә тели, ягъни аны үз предметыннан мәхрүм итә. Сент-Бев язучы психологиясеннән чыгып, аның иҗатын аңлатмый, ә иҗатын файдаланып, рухи дөньясын күрсәтә. Иҗат исә төп максат булмыйча, танып-белү чарасына әйләнә. Автор биографиясенең ролен арттыру билгеле бер дәрәҗәдә субъективлыкка да китерергә мөмкин. Әлеге методка нигезләнгәндә туган тагын бер каршылыкны күрми мөмкин түгел: ул кирәкле мәгълүматларны табу белән бәйле. Мисал өчен, язучының биографиясенә, шәхесенә, якыннарына һ.б. бәйле чыганакларны тикшерү үзе үк бик озакка сузылырга мөмкин.

Татар әдәбият белемендә биографик методка багышланган махсус хезмәтләр юк. Әмма әлеге методның эчтәлеген аңлаткан мәсьәләләр, аеруча язучының биографиясе, әдәби иҗатка килү шартлары һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Мисал өчен, Г.Ибраһимов «Татар шагыйрьләре» мәкаләсендә Г.Тукай иҗатындагы аерым сыйфат–билгеләрнең шагыйрь биографиясе, ятимлеге һ.б. шартларга бәйле булуын күрсәтә. Мәктәп дәреслекләрендә хаклы рәвештә язучының иҗаты белән тормыш юлының органик бәйләнешен ачыга киң урын бирелә. Язучыларның иҗат лабораториясен махсус тикшергән Р.Г.Фәтхерахманов әдип иҗатының биографиясеннән аерылгысыз булуын, тыгыз бәйләнешен билгеләп үтә.[2] Студентлар өчен чыгарылган дәреслегендә Р.Харрасова болай дип яза: «Чыннан да, әдипнең көндәлекләре, хатлары, мемуарлары, китаплары, публицистикасы, башка кеше мирасына бәяләмәләре, укыган әсәрләренә ясаган билгеләре дә – иҗади процессны, аерым бер әсәрнең туу тарихын, язучының стиль алымнарын, дөньяга карашларын, идея–эстетик күзаллауларын һәм башка бик күп нәрсәләрне аңлауда булыша».[3]

 

Мифологик мәктәп

18 гасырда Европада фән, әдәбият-сәнгать, гомумән, мәдәният үсешендә билгеле бер алгарыш, үсеш күзәтелә. Әдәбият белеменә бәйле моның нигез сәбәпләрен эзләп мифка мөрәҗәгать итү күзәтелә. Мифларны өйрәнүче фәнни юнәлеш 19 гасыр башында оеша башлый. Аның башлангычында Фридрих Шеллинг, бертуган Якоб һәм Вилгельм Гриммнар тора. Ф.Шеллинг “Сәнгать фәлсәфәсе” хезмәтендә мифларның барлыкка килүе турында уйлана. Борынгы кешеләр күренешләрне акыл белән аңлата алмаганнар, әмма алар турында билгеле бер нәтиҗә чыгарганнар. Шеллинг сәнгать тусын өчен мифлар булу мәҗбүри шартлардан санала, дип чыга.

Бу елларда Европада чагыштырма-тарихи методка нигез салына, ул Яков Гриммның “Немец грамматикасы” (1849) һәм “Немец теле тарихы” (1848), шулай ук В.Гумбольдның тел өлкәсенә караган хезмәтләрендә урын ала.

Бертуган Гриммнарның мифологик теориясе киң таралыш ала. Нигез итеп Шеллингның реаль тормышның материал чагылышы җирлеге булып милли рух турындагы идеяләр тора дигән фикере алына. Гриммнар мифологиянең үсеш-үзгәреше барышында халык авыз иҗатының әкият, эпос, легенда кебек жанрлары аерылып чыккан дип саныйлар. Мифологиягә халык тормышы чагылышы итеп карау Я.Гриммның “Немец мифологиясе” (1835) китабында киң урын ала. Немец халкының мифларын чагыштырма планда өйрәнеп, төрле халыклар мифларында охшашлыклар булу турында нәтиҗә ясый.

“Скандинавская мифология так же близка нам, как и скандинавские языки. В них долго сохранялись архаические черты, что позволяет глубже познать природу самого немецкого языка”.[4]Мифларда борынгыларның йолалары һәм ышанулары чагылыш таба. Аларда шулай ук борынгы кеше һәм географик исемнәр һ.б. сакланып калган. Галим мифларны шул хәлендә саклау ягында, аларга ни дә булса өстәү, бөтен асылын, матурлыгын, әһәмиятен җимерү булыр иде, дип яза ул. “Даже там, где народное предание дошло до нас с очевидными пробелами, не следует делать никаких добавлений, которые будут выглядеть, как новая побелка на древних руинах, несколько чуждых штрихов способны разрушить все очарование” (56). “Ядро всякой мифологии составляют божества: у нас они были почти утрачены, и мы буквально должны были выгребать их из земли.”(58) М

 








Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском по сайту:



©2015 - 2024 stydopedia.ru Все материалы защищены законодательством РФ.